- РУС
- ТАТ
Кырым ханлыгында идарәче династия (1443-1783), Хаҗигәрәй хан варислары
Кайбер тарихчылар (М.Г.Госманов), династиянең исеме Үзәк Азиядәге монгол һәм төрки телле халыкларда киң танылу алган Гәрәй (Кирәй) нәселе яки кабиләсе атамасыннан килә, дип фаразлыйлар.
Гәрәйләр хакимияте эре феодаль ыруглар (Ширин, Барын, Кыпчак, Мангыт, Аргын) йогынтысы нәтиҗәсендә чикләнгән була.
XV йөз ахырыннан, 1478 елда солтан Мәхмүд II Кырым тәхетенә Хаҗигәрәй улы Миңлегәрәйне утыртканнан соң, Гәрәйләр төрек солтанының вассалларына әвереләләр. Рәсми вассаллык мөнәсәбәтләре Исламгәрәй хан (1584–1588) заманында беркетелә, шуннан соң хөтбә укыганда солтан исеме хан исеме алдыннан атала башлый.
Гәрәйләрнең солтанга бәйлелеген көчәйтү өчен аларның гаилә әгъзаларын Родос утравында яшәтү гадәткә керә. Кайберләрен солтан үзенә кулай булмаган ханнар урынына Кырым хөкемдары итеп билгели.
Гәрәйләр Төркиянең Польшага, Молдавиягә, Рус дәүләтенә каршы алып барган сугышларында катнашалар, рус, поляк-литва һ.б. җирләргә һөҗүмнәр оештыралар.
Гәрәйләр гаиләсе әгъзалары Кырым ханлыгының югары хакимият органы – диван составына керә.
Кырым ханлыгын Россиягә кушкач (1783), соңгы хан Шаһибгәрәй тәхеттән ваз кичә.
Гәрәйләрнең бер өлеше Россия дәүләтенә хезмәткә керә, бер өлеше Төркиягә күченеп китә.
Гәрәйләр нәселенең кайбер варислары хәзер дә Англиядә яши.
Автор – И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.