Эчтәлек

Мөхәммәтсафа Галикәев (1822 ел, Казан губернасы, Казан өязе Мәмсә авылы – 1890 ел), 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре, мануфактура һәм үзенең сабын кайнату заводы продукциясе белән сату итә. Казан шәһәр җәмәгать банкының исәп-хисап комитеты әгъзасы (1879–1884). 1870–1880 елларда Казанның 1 нче җамигъ мәчете имамы Ш. Мәрҗанигә «Мәрҗания» мәдрәсәсен төзүдә ярдәм күрсәтә. Әтиләренең эшен ике улы дәвам иттерә.

Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәтсафа улы (1847 елның 20 гыйнвары, Казан – 1919 ел, шунда ук), 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, җәмәгать эшлеклесе, Ш. Мәрҗани шәкерте.

Мануфактура белән сату итә. «Гостиный двор»да кибет (еллык акча әйләнешенең күләме 1 млн сумнан артып китә), Печән базарында һәм Екатерининский урамында тире, йон складлары һәм кибетләр тота. Замандашлары аны «мануфактура короле» дип атый. 1897–1917 елларда Казан шәһәр думасы гласные. Казан шәһәр җәмәгать банкының исәп-хисап комитеты, Россия Дәүләт банкы Казан бүлекчәсенең хисап-ссуда комитетты әгъзасы (1903–1917). Соңгысында озак еллар дәвамында эшләгәне өчен алтын медаль белән бүләкләнә.

Мөхәммәтсадыйк «Казан шәһәр мөселманнары хәйрия җәмгыяте»нең шәрәфле әгъзасы, 8 нче рус-татар училищесенең попечителе. 10 нан артык мәчет (шул исәптән Казандагы Кызыл мәчет) һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңа бинасы төзелешенә, мәдрәсәне тотуга акчалата иганә кыла.

Халык мәгарифендә реформа үткәрүнең актив тарафдары була, Г. Баруди идеяләрен яклый.

Габдерахман Мөхәммәтсафа улы (1854–1926, Казан), 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре. Мираска сабын кайнату заводын ала (сабынның 10 лап сортын чыгара). ХХ йөз башында үз заводының продукциясен сату буенча фирма ача, ул иң эре 10 предприятиенең берсе санала.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань, 1995.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р., Хайрутдинова Л.Ф. Очерки истории Национального банка Республики Татарстан. Казань, 2000.

Авторлар: Р.Р. Салихов, Р.Р. Хәйретдинов