- РУС
- ТАТ
сәясәт эшлеклесе
1888 ел, Казан губернасы, Лаеш өязе Паново авылы – 1918 елның 20 сентябре.
1914 елга кадәр Казанда яши.
Бертуган Крестовниковлар заводында эшли, шунда ук 1912 елда РСДРП төркеменә керә.
1914 елда гаиләсе белән Бакуга күчеп китә.
Красноводск, Ашхабад шәһәрләрендә, Челекен утравы нефть промыселларында эшчеләр арасында революцион эш алып бара.
Беренче бөтендөнья сугышы елларында Россия армиясендә – Ашхабадта хәрби фельдшер.
1917–1918 елларда Бакуда: Кызыл гвардиянең Үзәк штабы рәисе, Кавказ Кызыл Армиясенең хәрби-революцион комитеты әгъзасы, бригада комиссары. Бер үк вакытта Бакуның Порт районы Эшче һәм солдат депутатлары советы рәисе; Эшче һәм солдат депутатларының Баку Советына сайлана.
1918 елның сентябрендә Баку комиссарларын Әстерхан шәһәренә эвакуацияләгәндә кулга алына һәм Красноводск төрмәсенә ябыла.
20 сентябрьдә 26 Баку комиссары арасында Каспий аръягы тимер юлының 207 нче чакрымында, Перевал һәм Ахча-Куйма станцияләре арасында атып үтерелә.
Мулюков М. Габишев Иван Яковлевич // Борцы за счастье народное. Казань, 1983. Кн. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.