Биографиясе

1852 елның 25 июне, Казан губернасы, Тәтеш өязе Христофоровка авылы — 1942 елның 15 июне, Мәскәү.

Дворяннар нәселеннән.

1863–1869 елларда Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында укый.

1870 елда профессор П.Ф.Лесгафтта медицина буенча лекцияләр тыңлый.

1872–1875 елларда Цюрих университетының медицина факультетында; 1875 тә, укуын тәмамларга ярты ел калгач, революцион хәрәкәттә катнашу өчен Россиягә кайта.

1876 елдан «Земля и воля» җәмгыятенә кушылган народникларның Саратов төркеме әгъзасы. Самара һәм Саратов губерналарында фельдшер булып эшләп, «халык арасына чыгу» тактикасына теләктәшлек итә (1877–1879), актив рәвештә халыкны агарту һәм крәстияннәрне восстаниегә әзерләү белән шөгыльләнә.

Бу тактиканың дөрес булмавын аңлап, үзенең көчен Петербург һәм Одессада интеллигенция, студентлар һәм офицерлар арасында революцион пропаганда алып баруга юнәлтә, әлеге шәһәрләрдә император Александр II гә һөҗүмнәр оештыруны әзерләүдә катнаша.

Народоволецлар тарафыннан Александр II үтерелгәннән соң башланган репрессияләр барышында, 1883 елның февралендә кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә (гомерлек каторгага алыштырыла). Шлиссельбург крепостенда 20 ел ябылуда тотыла.

1904 елның сентябреннән Архангельск губернасында, Казан губернасында үзенең абыйсы утарында, Түбән Новгородта сөргендә була.

1906–1915 елларда Лондонда һәм Европаның кайбер башка шәһәрләрендә Россиядәге сәяси тоткыннарны яклау кампанияләре алып бара, митингларда чыгышлар ясый, «Рус төрмәләре» («Русские тюрьмы») брошюрасын чыгара, авыру каторжаннарга ярдәм йөзеннән акча җыюны оештыра.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Россиягә кайтырга карар кыла, чикне чыкканда кулга алына һәм Петербургка озатыла. Аңа башкалаларда һәм университетлы башка шәһәрләрдә яшәү тыела.

Октябрь революциясеннән соң әдәби иҗат белән шөгыльләнә. 1921 елда читтә яза башлаган, соңрак рус мемуаристикасы үрнәге итеп танылган «Хәтердәге төеннәр» («Запечатлённый труд», ч. 1–3, М., 1921–22) китабын язып тәмамлый. Китап күп кенә чит телләргә тәрҗемә ителә һәм авторны бөтен дөньяга таныта.

Фигнер — иҗтимагый көрәш тарихына багышланган очерклар, күп кенә революционерларның биографияләре һ.б. авторы.

Совет хакимияте елларында Апас районы Ровные Ключи, Тәтеш районы Христофоровка авылларындагы үз исемен йөрткән колхозларга, Буа районы Фроловка авылы мәктәбенә, Тәтеш районының балалар йортына, китапханәсенә, төбәк тарихы музеена шефлык итә. Гонорарларының төп өлешен Тәтеш шәһәренең гомуми белем бирү мәктәбе төзелешенә, столярлык һәм слесарьлык остаханәләрен җиһазлауга тапшыра.

Истәлеге

Тәтеш шәһәренең бер урамы аның исемен йөртә.

Әсәрләре

Стихотворения. СПб., 1906; 

Полн. собр. соч.: В 7 т. М., 1932.

Әдәбият

Матвеева И.Е. Вера Фигнер (1852–1942). М., 1961; 

Павлюченко Э.А. Вера Фигнер. М., 1963; 

Войнович В.Н. Степень доверия: Повесть о Вере Фигнер. М., 1972.

Автор — Г.С.Сабирҗанов