Биографиясе

1852 елның 1 гыйнвары, Эриван губернасы, Эриван өязе Давалу авылы – 1917 елдан соң.

Мәскәү университетын тәмамлый (1880 ел).

1883–1885 елларда Кавказда була, анда «Кавказ аръягы төбәге дәүләт крәстияннәренең икътисади тормышын өйрәнүгә караган материаллар җыентыгы»н («Свод материалов по изучению экономического быта государственных крестьян Закавказского края», Тифлис, 1887 ел) төзүдә катнаша.

1887–1892 елларда Казан университетының энциклопедия һәм хокук тарихы кафедрасы приват-доценты, 1892–1993 елларда экстраординар профессор.

1893 елдан Киев университетының дәүләт хокукы кафедрасы экстраординар профессоры, 1894 елдан ординар профессоры, 1913 елдан атказанган профессор.

Хезмәтләре дәүләт оешмалары тарихы, хокук фәлсәфәсе, Кавказ халыклары икътисады һәм этнографиясенә карый.

Хезмәтләре

Брак у кавказских горцев. М., 1878;

Исследование по истории учреждений в Закавказье: В 2 ч. Казань, 1889–1891;

О водовладении в Закавказском крае. Киев, 1896.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804-1904). Казань, 1904. Ч. 2.

Автор – Е.Б.Долгов