Биографиясе

1750 елның, Вятка шәһәре, хәзерге Киров шәһәре – 1811 елдан соң.

1763 елда Түбән Новгород пехота полкына алына. 1774 елда ул унтер-офицер була һәм Донгуз заставасына (Оренбург губернасы) хезмәткә җибәрелә, тиздән Е.И.Пугачёвка әсирлеккә эләгә, аннан кача. Яңадан күчмә кыргызлар тарафыннан әсир ителә һәм Бохара әмирлегенә коллыкка сатыла. Ф.С.Ефремов Бохара әмиренә хәрби хезмәткә барырга мәҗбүр була, әмма ислам динен кабул итми. Йөзбашы дәрәҗәсенә күтәрелә. Качып китә: Яркенд сәүдәгәре кыяфәтендә Көнбатыш Тибет һәм иң биек Куньлунь, Каракорым үткелләре аша чыгып, Һиндстанга барып җитә, аннан диңгез юлы белән Англиягә бара һәм 1782 елда Россиягә әйләнеп кайта.

Ф.С.Ефремовның Урта һәм Үзәк Азия географиясенә, әлеге илләрдә яшәүче халыкларның этнографиясенә караган мөһим мәгълүматлары белән кыйммәтле юлъязмалары биш тапкыр басылып чыга («Бохарада, Хива, Персия һәм Һиндстанда ун елга сузылган сәяхәт һәм маҗаралар, аннан Англия аша Россиягә кайту» – «Десятилетнее странствование и приключение в Бухаре, Хиве, Персии и Индии и возвращение оттуда через Англию в Россию», СПб., 1786 ел; «Тугыз елга сузылган сәяхәт...». – «Девятилетнее странствование...», М., 1952 ел). 1783 елда Ватан алдындагы хезмәтләре өчен Екатерина II Ф.С.Ефремовны прапорщик дәрәҗәсенә күтәрә, нәселдән килә торган дворянлык бүләк итә; ул Тышкы эшләр коллегиясенә көнчыгыш телләр тәрҗемәчесе итеп билгеләнә. 1785–1809 елларда Россиянең төрле губерналарында административ вазифалар башкара.

Отставкадан соң (1810 ел) Казанда төпләнә, 1811 елда Казан университеты профессоры П.С.Кондырев редакциясендә аның китабының үзе исән чактагы 3 нче басмасы дөнья күрә.

Әдәбият

Бартольд В.В. История изучения Востока в Европе и России. Л., 1925;

Мурзаев Э.М. Непроторёнными путями. М., 1948.

Автор – Ф.Ф.Гулова