Биографиясе

1783 елның 17 сентябре, Киев, башка мәгълүматлар буенча, Херсон шәһәре – 1866 елның 21 марты, Вятка губернасы Алабуга шәһәре.

Дворяннар нәселеннән (гусар офицер кызы).

Балачагы поход тормышы шартларында, фланг гусары Астахов тәрбиясендә уза. 1801 елда земство мәхкәмәсе утырышчысы В.С.Черновка кияүгә чыга, ир бала тудыра; берничә елдан, улын ире белән калдырып, ата-анасы янына кайта.

1806 елның сентябрендә, ирләр казак киеме киеп, өеннән чыгып китә. Гродно шәһәрендә Александр Васильевич Соколов исемендә Атлы-поляк улан полкына гади солдат булып хезмәткә яллана, 1806–1807 еллардагы Пруссия кампаниясендә катнаша. Офицерның гомерен саклап калганы өчен, солдат Георгий тәресе белән бүләкләнә. 1807 елның декабрендә Санкт-Петербургта император Александр I белән очрашканнан соң, хәрби хезмәтен дәвам итәргә рөхсәт ала, офицер дәрәҗәсе бирелә һәм Александр Андреевич Александров исеме белән Мариуполь гусар полкына кабул ителә. 1811 елның апрелендә Литва җиңел кавалерия полкына күчерелә. 1812 елгы Ватан сугышында (Бородино сугышында аягы яралана, әмма сафта кала, берникадәр вакыт М.И.Кутузовның ординарецы була), 1813–1814 елларда чит илләрдәге походларда катнаша. 1816 елда штабс-ротмистр дәрәҗәсендә гомерлек пенсия белән отставкага чыга. Берничә ел Санкт-Петербургта, бер ел Украинада, аннары әти-әнисе һәм үз гаиләсе белән бертуган абыйсы яшәгән Сарапул шәһәрендә яши.

Н.А.Дурованың әтисе Андрей Васильевич (1757 ел – 1826 елның 10 июле, Сарапул шәһәре. 1788 елда секунд-майор дәрәҗәсендә отставкага чыгып, 1789 елда Сарапулда городничий вазифасын башкара. 1800 елдан - коллежский советник, йорты һәм 18 крепостной крәстияне була. Бертуган энесе Василий Андреевич (1799 елның 10 гыйнвары – ?) 1831–1835 елларда – Алабуга шәһәрендә, 1839 елда Сарапулда городничий була. Дуровларның дворянлык нәселе 1845 елда Казан губернасы шәҗәрәләр китабының 3 нче бүлегенә кертелгән.

1841 елдан, үз-үзенә бикләнеп, Алабугада яши; үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең гозерләрен җирле хакимиятләргә җиткерә; өен ташландык хәлгә китерә, гарип хайваннар приютына әверелдерә.

Хәрби кеше буларак зурлап җирләнә.

Иҗаты

Энесе ярдәмендә Надежда Дурова А.С.Пушкин белән таныша, шагыйрь Н.А.Дурованың истәлек язмалары белән бик кызыксына. 1836 елда А.С.Пушкин алардан бер өзекне «Современник» журналында бастыра. Шул ук елда Санкт-Петербургта әсәрне «Кавалерист кыз, Россиядә булган хәл» («Кавалерист-девица, происшествие в России») дигән исем белән И.Г.Бутовский тулы килеш бастырып чыгара.

Н.А.Дурова 1840 елга кадәр әдәби эшчәнлек белән актив шөгыльләнә: 1838–1839 елларда «Литературное прибавление к «Русскому инвалиду» һәм «Отечественные записки» журналы белән хезмәттәшлек итә, романтик рухтагы берничә повесть «Күкертле чишмә» – «Серный ключ» (1834 ел); «Граф Маврицкий» (1838 ел); «Петербургта бер ел яшәү, яки Анда өченче тапкыр баруның файдасызлыгы» – «Год жизни в Петербурге, или Невыгоды третьего посещения» (1838 ел); «Елена, Т. чибәре» – «Елена, Т-ская красавица» (1887 ел) романын, «Ярчук – күрәзәче эт» – «Ярчук – собака-духовидец» (1840 ел) маҗаралы повестен, шулай ук «Шау-шулылар» –«Гудишки» романын һәм башкаларны яза.

Танылган, популяр кеше булуына карамастан, башкаланың югары җәмгыять вәкилләре Н.А.Дурованы кабул итми.

Истәлеге

Алабугада Дурова А.Н. музей-утары ачылган, аңа һәйкәл куелган.

Әсәрләре

Избранное. М., 1984;

Избранные сочинения кавалерист-девицы. М., 1988.

Әдәбият

Сакс А. Кавалерист-девица штабс-ротмистр А.А.Александров (Надежда Андреевна Дурова). СПб., 1912;

Оськин А.И. Дурова — героиня Отечественной войны 1812 г. М., 1962;

Казанское дворянство 1785 — 1917 гг. Генеалогический словарь. Казань, 2001.    

Автор – Л.М.Айнетдинова