Эчтәлек

Биографиясе

1779 елның мае, Мәскәү губернасы Серпухов шәһәре — 1841 елның 9 мае, Казан.

Казанда Гостиный дворда тасма товар белән сәүдә итә.

1832 елда М.С.Верин белән бергә киҗе-киндер фабрикасы ача.

Кече Проломная урамында йорт били.

1804–1806 елларда Казан шәһәр думасы гласные, 1830–1832 елларда шәһәр башлыгы.

1824–1826 елларда Казан вөҗдан мәхкәмәсе утырышчысы.

1832 елдан Төрмәләр попечительләре комитеты әгъзасы.

Холера белән көрәшкә (1830), Казанда шәһәр гарипләр йорты төзелешенә (50 мең сум), Благовещение соборының чаң манарасы астында урнашкан кафедраль соборны торгызуга (17 мең сум) акчалар сарыф итә.

Иганәчелек эшчәнлеге өчен ике алтын медаль белән бүләкләнә.

Автор – Л.М.Свердлова