Биографиясе

1829 елның 20 мае, Харьков губернасы — 1878 елның 22 июне, Петербург губернасы, Царское Село.

Дворяннар нәселеннән.

Мәскәү университетын тәмамлый (1851). 1851–1852 елларда Мәскәү гражданнар губернаторы канцеляриясендә, 1852–1856 елларда Чернигов, Полтава һәм Харьков генерал-губернаторы канцеляриясендә.

1857–1865 елларда Рязань губерна идарәсе киңәшчесе.

1866 елдан Юстиция министрлыгында. 1867–1868 елларда Сумы өлкә мәхкәмәсе прокуроры. 1868–1870 елларда Харьков мәхкәмә палатасы прокуроры урынбасары, прокурор вазифасын башкаручы.

1870–1875 елларда Казан мәхкәмә палатасы прокуроры. Казан губернасы территориясендә Мәхкәмә реформасы уздыруга өлеш кертә.

1875 елдан Сенатның җинаятьэшләре буенча кассация департаментында.

Әдәбият     

Мурзанов Н.А. Словарь русских сенаторов. 1711–1917 гг.: Материалы для биографий. СПб., 2011.

Автор — Е.Б.Долгов