Биографиясе

1716 – 1774 елның 3 августы, Казан шәһәре.

Петербург кадетлар корпусын тәмамлый (1736). Рус-төрек (1736–1739) һәм Җидееллык (1756–1763) сугышларда катанаша. 1764–1765 елларда Киевта Кече Россия коллегиясе әгъзасы, 1765–1767 елларда Новороссия (Одесса) губернаторы, 1767–1770 елларда Петербург кадетлар корпусы баш директоры.

1770 елдан Казан губернаторы. Чума авыруы таралган 1771 елда Казан губернасы халкына медицина ярдәме оештыручыларның берсе. Ул идарә иткән чорда Казанда 1771 елда Ахун һәм Апанай мәдрәсәләре ачыла.

1773 елның гыйнварында губерна канцеляриясендә Е.И.Пугачёвтан сорау ала һәм аны Казан төрмәсенә озата. Аның төрмәдән качуына җитди игътибар бирми (1773, 29 май), бер айга соңарып кына башкалага хәбәр итә.

1773 ел урталарында губерна күләмендә һәм Казанда фетнәчеләргә каршы тору чаралары күрә башлый. 1774 елда губерна дворяннарына мөрәҗәгать итә, аларны үз крәстияннәрен коралландырырга, хөкүмәт гаскәрләренә булышлык итәргә өнди.

Е.И.Пугачёвның кораллы көчләре 1774 елның 12 июнендә Казанны штурмлаганда Кремльдә була.

Әдәбият

Дубровин Н.Ф. Пугачев и его сподвижники: Эпизод из истории царствования императрицы Екатерины II: В 3 т. СПб., 1884.

Военная энциклопедия. СПб., 1911. Т. 5.

Автор – Е.Б.Долгов