Биографиясе

1826 елның 20 гыйнвары (1 феврале) – 1898 елның 4 мае.

Борынгыдан килгән Арча шәһәре сәүдәгәрләре нәселеннән. Күн эшләү һәм сабын кайнату заводлары, комач туку фабрикасы, Уфа губернасы Минзәлә өязендә 500 дисәтинә җир биләмәсе хуҗасы була. Казанда флигельләре һәм кибете булган ике йорт тота. Затлы җәнлек тиреләре һәм сабын белән сәүдә итә.

Казанның иң бай эшмәкәрләреннән исәпләнгән. 1857–1860 елларда Казан җинаять эшләре мәхкәмә палатасы утырышчысы. 1869 елда шәрәфле җәмәгать судьясы. 1871–1898 елларда Казан шәһәр думасы гласные.

1872 елда үз нәселе исеме белән аталган мәчет (Борнай мәчете) төзелешенә акча бирә. Сукыр балалар училищесе бинасын төзүгә булышлык итә.

Улы Ибраһим Казанда «Б.Субаев, И.Борнаев һәм М.Сәйдәшев сәүдә йорты» хуҗаларыннан берсе (1888; уртак капиталы 300 мең сум), Б.Апанаев белән бергә сабын кайнату заводын да арендалый.

Бүләкләре

Актив иганәчелек һәм җәмәгать эшчәнлеге нәтиҗәсендә «Тырышлык өчен» («За усердие») алтын медаленә лаек була.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань, 1994.

Автор – Л.М.Свердлова