Биографиясе

1867 елның 4 июле – 1918 елның 18 сентябре, Казан шәһәре. Е.А.Боратынскийның оныгы.

Санкт-Петербургта хокук белеме училищесен тәмамлый (1889). 1890 елдан Казан округы мәхкәмәсендә Беренче җинаятьләр карау бүлегендә секретарь ярдәмчесе, 1891 елдан Чистай шәһәренең икенче бүлекчә судьясы, 1893–1897 елларда Сембер округы мәхкәмәсе прокуроры урынбасары. 1901–1902 елларда Казан округы мәхкәмәсендә шәрәфле җәмәгать судьясы.

1899–1917 елларда Казан һәм Царёвококшай өязләре дворяннары башлыгы. Бөтенроссия земство эшлеклеләре съездында катнаша (1904). Казан губернасыннан өченнче Дәүләт думасына депутат булып сайлана (1907–1912).

Мәгариф өлкәсендә актив җәмәгать эшлеклесе: Мария исемендәге кызлар гимназиясенең тышкы идарәчеләре һәм Укытучылар семинариясе советлары әгъзасы. Л.Н.Толстойның Ясная Поляна мәктәбе үрнәгендә авыл мәктәпләре оештыручы. Казанда Зур Лядская урамындагы Боратынскийлар өендә земство укытучыларының очрашуларын оештыра. 1915 елдан Питрәч һөнәр-сәнәгать остаханәсе советы җитәкчесе.

«Дусларыма истәлеккә» («Друзьям на память», 1914) исемле шигырьләр җыентыгы авторы, «Казанның сәнгать хәзинәләре» (1916) күргәзмәсен оештыручыларның берсе. «Унҗиденче октябрь берлеге»нең Казан комитеты әгъзасы.

1918 елның сентябрендә ВЧК органнары тарафыннан кулга алына һәм атып үтерелә.

Бүләкләре

Император Александр III истәлегенә чыгарылган көмеш медаль, 2 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 1 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Боратынская О. Баратынка // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2000. № 1/2.

Автор – Л.М.Айнетдинова