Биографиясе

1859 елның 20 марты, Уфа губернасы, Уфа өязе Сәфәр авылы – 1915 ел.

Уфада гимназия тәмамлаганнан соң (1883), Казан университетының медицина факультетында белем ала (1883–1887).

Табиб ярдәмчесе, табиб. 1905 елның ахырында Оренбург шәһәрендә мөселманнар арасында Дәүләт думасына сайлаулар оештыру комиссиясен җитәкли. 1906 елда Оренбург губернасы мөселманнары хәйрия җәмгыяте сәркәтибе, Мөселман халык партиясе рәисе.

1905–1906 елларда Бөтенроссия мөселманнарының «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясен оештыру корылтайларында катнаша, партия әгъзасы. Оренбург губернасыннан 3 нче Дәүләт думасына депутат булып сайлана (1907–1912), мөселманнар фракциясе, бюджет һәм җир эшләре комиссияләре әгъзасы.

Чыганаклар

Мусульманские депутаты Государственной думы России. 1906–1917 гг.: Сборник документов и материалов. Уфа, 1998.

Әдәбият

Усманова Д.М. Мусульманская фракция и проблемы «свободы совести» в Государственной думе России (1906–1917). Казань, 1999.