- РУС
- ТАТ
Профессиональ революционер, большевик, 1905–1907 еллардагы революциядә актив катнаша
1873 елның 3 (15) гыйнвары, Вологда губернасы Тотемск өязе Леденг авылы – 1906 елның 18 (31) гыйнвары, Забайкалье тимер юлы Мысовая станциясе.
Крестьян гаиләсендә туа. 1891 елдан Петербургтагы Семянников заводында слесарь. 1894 елда В.И.Ленин җитәкчелегендәге марксистлар түгәрәгендә шөгыльләнә. 1895 елда Петербургның "Эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш берлеге" эшендә актив катнаша, эшчеләр түгәрәкләре һәм китапханәләр оештыра.
1896 елда кулга алына һәм Екатеринослав шәһәренә сөрелә, анда җирле "Көрәш берлеге"н оештыручыларның берсе була, 1900 елда легаль булмаган "Южный рабочий" газетасын булдыра. "Искра" газетасы агенты һәм актив хәбәрчесе була. 1902 елда Екатеринослав төрмәсеннән кача һәм Лондонга китә. 1903 елда кулга алына һәм 5 елга Верхоянскка сөрелә.
1905 елда амнистия буенча азат ителеп, революцион көрәшкә актив кушыла. РСДРПның Иркутск һәм Чита комитетлары составына керә, В.К.Курнатовский һәм А.А.Костюшко-Валюжанич белән бергә Читада Кораллы күтәрелешне җитәкли (1905 елның декабре).
1906 елның гыйнварында Читадан Иркутскига корал ташыганда Слюдянка станциясендә генерал А.Н.Меллер-Закомельскийның җәза экспедициясе тарафыннан кулга алына һәм биш иптәше белән бергә Мысовая станциясендә судсыз һәм тикшерүсез атып үтерелә.
Некрологта В.И.Ленин аны халык герое, большевиклар партиясенең горурлыгы дип атый.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.