Биографиясе

Тормыш еллары: ?

Минзәлә өязе Чалпы авылы (хәзер Азнакай районына керә) старшинасы. Е.И.Пугачев отрядына 1773 ел ахырында килеп кушыла. В.И.Торнов тарафыннан 900 кешелек отряд башында Зәй кальгасын алырга дип җибәрелә. А.Асеев белән бергә Зәйне камау операциясенә җитәкчелек итә. 1774 елның 15 гыйнварында аларның берләштерелгән отряды кан коюсыз гына Зәй кальгасын кулга төшерә. 17 гыйнварда, Ю.Бибиков җитәкчелегендәге эзәрлекләү полкы белән бәрелештән соң, баш күтәрүчеләр кальганы ташлап китәргә мәҗбүр була.

Әсәновның шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият

Алишев С.Х. Татары Среднего Поволжья в Пугачёвском восстании. Казань, 1973.

Заинская энциклопедия. Казань, 1994.