Эчтәлек

Династияне нигезләүчеләр бертуган Әхмәр (? – 1807) һәм Рахманкол (? – 1796 елдан соң) Арсаевлар 1790 елларда сәүдәгәрләр буларак теркәлгәннәр.

Бертуганнар: Корбангали Әхмәр улы (? – 1885 елдан соң) һәм Йосыф Әхмәр улы (1773–1835), беренче гильдия сәүдәгәрләр, нәселдән күчмә шәрәфле гражданнар. Эшкәртелмәгән күн белән сәүдә иткәннәр. 1820 еллар уртасында 3 сабын заводы ачканнар. Профессор К.Фукс аларны Казанның иң зур сәүдәгәрләре рәтенә кертә.

Казанда ваба белән авыручылар өчен ачылган хастаханә (1830) һәм дүртенче җамигъ мәчет каршындагы мәдрәсә (1825) биналары төзелешенә байтак акча бирәләр. Мәчет озак еллар алар иганәсенә яши, шуңа күрә кайвакыт аны «Арсаев мәчете» дип тә йөртәләр;

Гобәйдулла Йосыф улы (? – 1871). Әхмәтҗан белән Мөхәммәд Корбангали уллары, Хәйрулла Йосыф улы, Хөсәен Гобәйдулла улы ата-бабалары башлаган сәүдә эшен дәвам иттергәннәр.

Әдәбият

Хасанов Х.Х. Формирование татарской буржуазной нации. Казань, 1977.

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань, 1998.

Автор – Л.М.Свердлова