Биографиясе

1797 яки 1798 ел – 1843 елның гыйнвары, Енисей губернасы, Ачинск округы Назарьевск авылы.

Дворян Арбузовлар нәселеннән (аларның җир биләмәләре Казан губернасының Казан һәм Спас өязләрендә булган).

1810–1819 елларда Санкт-Петербургта Диңгез кадет корпусы мәктәбендә укый, аны тәмамлагач, Гвардия экипажында хезмәт итә башлый. 1824 елдан декабристларның яшерен оешмасы әгъзасы. 1825 елда Н.А.Бестужев тәкъдиме белән хәрәкәтнең Төньяк җәмгыятенә кабул ителә. 1825 елның 14 декабрендә А.П.Арбузов Сенат мәйданында «мылтыкларны корырга дип әмер бирүчеләрдән» була.

Декабристлар җәмгыятенең «дәүләтне һәм император гаиләсен юк итәргә ниятләүче» актив эшлеклесе буларак, 15 декабрь төнендә кулга алына, гомерлек каторгага озатыла (соңрак хөкем карары «20 елга» дип үзгәртелә). Сөргендә вакытта Себердә вафат була.

Әдәбият

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. Казань, 1906, Выпуск 1.

Восстание декабристов. Материалы. М.-Л., 1926. Т. 2; М., 1986. Т. 16.

Декабристы: Биографический справочник. М., 1988.

Гарзавина А.В. «... Отчизне посвятим души прекрасные порывы!» Казань, 1990.

Автор – А.В.Гарзавина