Муса Апаков

Гомер еллары: ? – 1824 елдан соң.

Сәүдәгәр Апаковлар династиясен нигезләүче. Мануфактура белән сәүдә итә, Гостиный дворның сәүдә рәтләрендә кибет тота (1818 елда 1500 сумга бәяләнгән). Вафатыннан соң сәүдәсен хатыны Мәргүбә Рәфыйк кызы, уллары Исхак, Насыйр, Мостафа, Хөсәен һәм Хәсән дәвам иттерәләр. 1825–1827 елларда Мәргүбә Апакова 3 нче гильдия сәүдәгәр буларак теркәлгән; күн белән сәүдә иткән, Печән базарында Кунак өе (кунакханә) тоткан.

Исхак Муса улы Апаков

Гомер еллары: ? – 1854 еллар тирәсендә.

1 нче гильдия сәүдәгәр, нәселдән күчмә шәрәфле граждан. Әтисеннән мираска кибет кала, 1830 еллар башында киҗе-мамык туку фабрикасын ача. Казнага таләп ителгәннән 200 мең аршин тукыма артык сатканы өчен 2 алтын медаль белән бүләкләнә. Исхак Апаков үз заманында Казанның иң бай сәүдәгәрләреннән санала – 500 мең сум тирәсе капиталы була. Казан шәһәр думасы һәм Татар бистәләре ратушасы гласные. Вафатыннан соң эшен уллары Габдерәшит, Мостафа, Ибраһим һәм Исмәгыйль дәвам иттерәләр.

Габдерәшит Исхак улы (? – ?), 3 нче гильдия сәүдәгәр. Уллары: Исмәгыйль, Якуп (2 нче гильдия сәүдәгәр), Ибраһим, Мортаза, Йосыф һәм оныклары Габдерахман Мортаза улы, Габделшәкүр Мортаза улы (1860–1923), Әхмәтҗан Ибраһим улы, Мортаза Ибраһим улы – барысы да сәүдәгәрләр гильдиясенә кергәннәр, башлыча, мануфактура белән сәүдә иткәннәр.

Мостафа Исхак улы (? – ?), 3 нче гильдия сәүдәгәр.

Ибраһим Исхак улы (1821–1885), 1 нче гильдия сәүдәгәр, нәселдән күчмә шәрәфле граждан. Табыш йортлары (өйләр, кунакханәләр) хуҗасы. Кызы Бибимәрьямбану (1866– ?) Кавказ халыклары милли азатлыгы өчен көрәшкән шәех Шамилнең улы генерал Ш.Шамилгә кияүгә чыга.

Исмәгыйль Исхак улы (1823 – 1884 елдан соң), 1 нче гильдия сәүдәгәр, нәселдән күчмә шәрәфле граждан. Тукымалар һәм ашлык белән сәүдә иткән, табыш йортлары төзеткән. Мөселман балалар ятимханәсенең шәрәфле старшинасы.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань, 1995.

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань, 1998.

Автор – Л.М.Свердлова