Биографиясе

?, Вятка губернасы Слободский шәһәре – 1893 ел, Казан.

Минераль һәм җиләк-җимеш сулары, квас ясау (1884 елда нигезләнә, 50 кеше эшли), спирт куу, сыра һәм татлы сосла ясау (1892 елда нигезләнә, 310 кеше эшли, елына 800 мең чиләк сыра җитештерелә – хәзер «Кызыл Шәрекъ» акционерлык җәмгыятенә керә) заводлары хуҗасы.

Вафатыннан соң варислары Александров исемендә сәүдә йорты оештыралар («Наследники коммерции советника И.В.Александрова в Казани»). 1898 елда Мәкәрҗә ярминкәсендә Александров заводлары җитештергән спиртның сыйфаты өчен алтын медаль бирелә.

Әдәбият

Агафонов Н.Я. Казанский летописец. Казань, [Е.к.].

Вся Россия. Русская адресная и справочная книга фабрик, заводов и торгово-промышленности на 1912 год. М., 1912.

Автор – Л.М.Свердлова