1845 елның 26 феврале, Санкт-Петербург – 1894 елның 20 октябре, Ливадия, Кырым.

Казанда

Императорлыкка варис вакытында – 1866 елның августында, 1869 елның июлендә һәм 1871 елның августында Казанга килә. Арча кырында Казан гарнизоны гаскәриләренең хәрби уеннарын үткәрә, шәһәр халкы бәйрәмендә, Кремльдә, соборда, монастырьларда, университетта һ.б. истәлекле урыннарда була.

Шәһәрнең ярлы-ятимнәре йортларына акчалата ярдәм итә, Үзәк керәшен татар мәктәбендә укучы 20 баланы укыту-тәрбияләүне үз өстенә ала.

Әдәбият

Пинегин М.Н. Казань в ее прошлом и настоящем. СПб., 1890.

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. Казань, 1895.