1818 елның 17 апреле, Мәскәү – 1881 елның 1 марты, Санкт-Петербург.

Казанда

Императорлыкка варис булган дәвердә, 1837 елда ил буйлап сәяхәте вакытында Казанга килә, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныша: Кремльдә, Богородица монастыренда, университетта була, шәһәрне төзекләндерүгә иганәлек итә.

Император килүе хөрмәтенә Казан сәүдәгәрләре Арча кырында халык өчен бәйрәм, ә губернатор С.С.Стрекалов зыялылар өчен күңел ачу мәҗлесе (бал) һәм спектакль оештыралар.

Тәхеткә утырганнан соң, Александр II Казанда 1871 елда кабат була: гарнизон гаскәриләре осталыгын тикшерүне үткәрә, делегацияләр кабул итә, Мария исемендәге кызлар гимназиясенә бина сатып алуга, Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтын һәм Үзәк керәшен-татар мәктәбен тотуга акчалата иганәлек кыла.

Әдәбият

Пинегин М.Н. Казань в ее прошлом и настоящем. СПб., 1890.

Казанский М.В. Путеводитель по Казани. Казань, 1899.