Эчтәлек

1839, Ставрополь шәһәре – 1891 елның 26 августы, С.-Петербург губернасы Ораниенбаум шәһәре; Казанда җирләнгән

1856 елдан Казан һәм Вятка губерналарында сәүдә-сәнәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

1858 елда С.Е. Александров һ.б. белән бергә уртак пайлы «Казан күн эшкәртү заводы ширкәте»н оештыра.

1865 елда Казан җитен эрләү-туку фабрикаасын нигезли, фабрика Идел-Урал һәм Себер төбәгендә туку сәнәгатенең үзәге буларак таныла.

1870 еллардан Алафузов И.И. Россиянең иң эре сәнәгатьчеләре исәбендә йөри. 1870–1880 елларда Пермь губернасы Камышлы шәһәрендә күн эшләү заводын, Уфа губернасының Бәләбәй өязе Түбән Троицк бистәсендә постау туку фабрикасын ача. Казан һәм Петербург биржалары аша Европа илләренә һәм Америкага иген, җитен тукымалар чыгара, Петербург хәрби округын һәм Каспий буендагы шәһәрләрдәге хәрби гарнизоннарны азык-төлек һәм фураж белән тәэмин итеп тора.

Аның завод-фабрикалары җитештергән 27 төр әйбер Халыкара һәм Россия күргәзмәләрендә медальләр ала (1867–1890).

Казанда эре иганәче буларак мәгълүм: Мария исемендәге хатын-кызлар һөнәрчелек мәктәбе (1862), Бишбалта бистәсендәге хастаханә (1876) биналарын төзүгә акча бирә, 1883 елда Казанда оештырылган хезмәткә яраксыз эшчеләр йортын тотуга ярдәм итеп тора.

Шулай ук кара: Алафузов театры, Алафузовлар завод-фабрикаларының сәүдә-сәнәгать ширкәте.

Әдәбият

И.И. Алафузов: Некролог. Казань, 1891.

Анисимов Н.Г. Казанский льнокомбинат. 100 лет. Казань, 1960.