Бинасы

XIX йөз ахыры тарих һәм архитектура истәлеге.

1898–1900 елларда И.И.Алафузов акчасына архитектор Л.К.Хрщонович проекты белән «җәмәгать йорты» һәм эшчеләр өчен училище буларак төзелә.

Классицизм юнәлешенең эклектик формаларында симметрик композиция белән төзелгән, эргә каты тәрәзәле, Т хәрефе рәвешендәге клуб-театр бинасы. Дәрес һәм клуб бүлмәләре бинаның ике катын били. Алар урамга чыккан баскычлары булган коридорлар белән тоташа.

Урам буйлап сузылган өлешенең уртасында, Казансу елгасының иске яры ягыннан ике катлы янкорма тоташкан. Анда үзәк ишекләр булган вестибюль, тамаша залы һәм сәхнә урнашкан.

Тамашачылар өчен урыннар партерга һәм ике яруслы балконнарга куелган. Бинаның алгы почмакларына шпиль белән очланган, дүрт кырлы гөмбәзле тәбәнәк манаралар утыртылган.

Төп фасад катлаулы аттиклы ризалит белән бизәлгән. Бинаның аркылы торган өлеше гөмбәзле дүрт кыеклы түбә белән ябылган була, соңрак бу гөмбәз юкка чыга.

Икенче каттагы биек аркалы тәрәзәләр бинага купшылык өсти. Фасад тирән рустовка (1 нче катта), сыңарлы ордер – дорик, парлылары – катлаулы ордерга караган пилястралар (2 нче кат), шулай ук чуарланган кәрниз, аттиклар, күпертмә фигуралар белән бизәлгән.

1996 елда бинаны үзгәртеп кору һәм яңарту башлана.

Эшчәнлеге

Алафузов театрында хәйрия чаралары үткәрелә, һәвәскәр труппаларның спектакльләре күрсәтелә. Соңрак профессиональ труппаларга арендага бирелә башлый.

Биредә Н.Д.Дымов җитәкчелегендәге «Бөтенроссия драма артистлары союзы», Дж.Мори һәм дирижёр Ю.Ф.Закржевский җитәкчелегендәге «Яшь опера артистлары ширкәте» спектакльләре уйнала.

1918–1921 елларда Алафузов театры Елга аръягы эшчеләр театры дип йөртелә, Казанның «үрнәк» театрлары рәтендә шәһәр казнасыннан финанслана. Монда В.Б.Набатов, Н.М.Григорьев-Пороховский, актёр А.И.Каширин җитәкчелегендәге труппалар эшли.

Театрның танылган актёрлары арасында С.Б.Писарева, В.И.Окунева була.

1924 елдан Алафузов театры Эшчеләр сарае, соңрак Җитен комбинаты клубы сыйфатында һөнәри берлекләр карамагына тапшырыла.

1998–2015 елларда биредә Казан Татар яшь тамашачылар театры урнаша.

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. К.,1982.

Авторлар – Х.Г.Надыйрова, Ю.А.Благов.