Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Чаллы кантоны Шәңгәлче волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Сухарево авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Смычка” колхозы оештырыла. 1951 елда берләштерелгән К.Маркс исемендәге колхозга (үзәк утары – Сухарево авылы) керә, 1970 елда “Память Ильича” совхозы итеп үзгәртелә, 1991 елда авыл “Болгар” совхозына (үзәк утары – Болгар авылы) бүленеп чыга.

1998 елдан “Болгар” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1926 елда – 106,
1949 елда – 136,
1958 елда – 124,
1970 елда – 225,
1979 елда – 166,
1989 елда – 44,
2002 елда – 25,
2010 елда –10,
2022 елда – 11 кеше (керәшен татарлар – 97%, мөселман татарлар – 3%).