Биографиясе

 1838 елның 10 декабре, Харьков шәһәре – 1923 елның 18 июле, Петроград шәһәре.

1860 елда Харьков университетының медицина факультетын тәмамлый.

1863 елда Казан университетында дөньяда беренче физиологик химия кафедрасын оештыра һәм җитәкли.

1871 елда галим-анатом П.Ф.Лесгафтны эзәрлекләүгә каршы чыга, профессорлар төркеменә теләктәшлек белдереп, протест игълан итә һәм чит илгә китә, 1872–1875 елларда Европа илләренең биохимия лабораторияләрендә эшли.

1875 елдан Халык мәгарифе министрлыгында.

1886–1892 елларда Харьков университеты профессоры.

1892–1921 елларда Петроград хәрби медицина академиясендә, 1906–1910 елларда җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аксымнар табигатен, ферментларның кайтма тәэсирен һәм туклану биохимиясе мәсьәләләрен өйрәнүгә карый.

А.Я.Данилевский тәҗрибә юлы белән аксымга ашказаны асты бизенең үтә тәэсире – гидролиз реакциясе булуын исбатлый; ашказаны асты бизе ферментларын таркатуның адсорбция ысулын эшли; аксым молекуласы төзелеше теориясен эшли, аксым фракцияләренең глобулин, стромин һәм нуклеинга бүленешен тәкъдим итә.

А.Я.Данилевский тарафыннан ашказаны һәм эчәклек юллары тышчасының ашказаны-эчәк юлы ферментларына карата тотрыклылыгы өйрәнелә, үзлегеннән үзләштерелүгә каршы торучы «антипепсин» һәм «антитрипсин» матдәләре тасвирлана.

1888–1891 елларда бертуганы В.Я.Данилевский белән «Физиологический сборник» журналын нәшер итүне оештыра.

Хезмәтләре

О специфически действующих телах натурального и искусственного соков поджелудочной железы: Дис. ... Харьков, 1863.

Әдәбият

Буланкин М.Н. А.Я.Данилевский — основоположник отечественной биохимии. Харьков, 1950;

Владимиров Г.Е. Основоположники отечественной биохимии. Л., 1950.