Эчтәлек

«Феодолизм» термины XVIII йөз ахырында, Француз революциясе алдыннан барлыкка килә; дәүләт белән идарә итүдә «иске тәртипләрне» (абсолют монархия, дворянлык хакимлеге) саклау күз алдында тотыла. Феодолизм марксистик әдәбиятта икътисадта авыл хуҗалыгы җитештерүе өстенлеге, натураль хуҗалык хакимлек итү, төп ике социаль сыйныф (феодаллар һәм крәстияннәр) булу, икътисади булмаган мәҗбүриләү алымнары файдалану, югары хакимиятне җир биләү белән берләштерү һ.б. хас булган социаль-икътисади формация буларак карала. Бу формация крепостной крәстияннәрнең эре җир милекчеләренә тулысынча бәйле булуына нигезләнә. Классик феодолизмга катлауларның хокук тәртибендә беркетелгән юридик тигезсезлеге һәм рыцарьлар хәрби оешмасы хас. Феодолизмның идеологик һәм әхлакый нигезен урта гасырлар мәдәниятенең характерын билгеләгән христианлык тәшкил итә. Европада феодолизм, Рим империясен варварлар яулап алганнан соң, V–IX йөзләрдә формалаша. Чәчәк ату чорында (XII–XV йөзләр) шәһәрләр икътисади һәм сәяси яктан ныгый, шәһәр халкы формалаша, сословиеле вәкилләр җыелышлары (Англия парламенты, Франциядәге Ген. Штатлар, Новгородта вече, Алтын Урда, Казан һ.б. татар ханлыкларында корылтай) рәсмиләштерелә. Сословиеле монархия аксөякләр мәнфәгатьләре белән генә түгел, шулай ук башка катлаулар фикере белән дә исәпләшергә тиеш була. Шәһәрләрдә икътисад үсеше капиталистик типтагы эшмәкәрлек эшчәнлеге үсүгә китерә, аксөякләр хакимлегенең натураль хуҗалык нигезләрен какшата. XVI–XVIII йөзләрдәге революцияләр белән феодолизм чорының төгәлләнүе тәгаенләнә.

Урта Идел буенда феодолизм формалашу беренче феодаль дәүләтләр — Хәзәр каганлыгы һәм Идел буе Болгар дәүләте барлыкка килү чорына туры килә. Анда IX йөздә феодаль вотчина рәвешендәге җир биләү (кара Җир биләү, Җирдән файдалану) барлыкка килә. Үсеш алган феодаль мөнәсәбәтләргә күчү XIII–XVI йөзләргә карый. Алтын Урдада күчмә терлекчелек һәм җәмгыятьнең хәрби-аксөяк оешмалары белән бәйле феодаль мөнәсәбәтләр яши. Хәрби йомышлылар катлавы төп рольне уйный. Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән татар ханлыклары, шул исәптән Казан ханлыгы аның дәүләт төзелешенең төп сыйфатларын мирас итеп алалар. Аларда социаль оешу тәртибе җир биләүгә хокуклар булу белән бәйле иерархия системасына ия була, җирбиләүчеләр шул хокуклар өчен үзләренең сюзереннарына хезмәт итәргә тиеш булалар. Югары хакимият Җүчиләр нәселе ханнары кулында кала. Иң югары дәрәҗәле аксөякләр катлавына угланнар, солтаннар, бәкләр керә. Халыкның күпчелеге ирекле була һәм чыганакларда «ясаклы кешеләр» термины белән күрсәтелә. Ясак түләүчеләр («кара халык») ханга яки феодалга салым түли.

Казан ханлыгы Рус дәүләте тарафыннан яулап алынганнан соң (1552), ханнар, җирле аксөякләр һәм ирекле авыл җәмәгатьләре җирләре күбесенчә руслар яшәгән сарай, алпавыт һәм чиркәү-монастырь биләмәләренә күчә; татар крәстияннәре дәүләт крәстияннәре катлавына кертелә, алар шәхси яктан бәйсез булып калалар.

XVII–XVIII йөзләрдә өлкәдә социаль-икътисади мөнәсәбәтләрнең төп тенденциясе феодолизмның алга таба эволюциясе белән билгеләнә. Әлеге чор өчен алпавытлар җир биләүчелегенең киңәюе, крепостнойлыкның тулысынча формалашуы (кара Крепостнойлык хокукы), крәстияннәрнең икътисади һәм социаль-хокукый хәле начарлану, колониаль һәм милли-дини изүләр көчәю хас була — болар барысы да халыкта ризасызлык тудыра һәм массакүләм халык хәрәкәтләренә этәрә (кара Җангали хәрәкәте, Крәстияннәр кузгалышы (1670–71), Крәстияннәр кузгалышы (1773–75)). XVIII йөз ахырында барлыкка килгән капиталистик мөнәсәбәтләр (кара Капитализм) феодолизм кризисына китерә. 1861 елгы Крәстиян реформасы аның нигезен җимерә. Шулай да абсолют монархия, алпавыт җир биләве, дворяннар хакимлеге, хакимиятне катлауларга бүлү һ.б. кебек феодаль социаль-икътисади һәм сәяси система элементлары илдә 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр саклана.

Әдәбият

Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969; 

Кабузан В.М. Крепостное крестьянство России в XVIII — 50-х гг. XIX вв.: Численность, состав, размещение // История СССР. 1982. № 3; 

Смыков Ю.И. Крестьяне Среднего Поволжья в период капитализма: Социально-экон. исслед. М., 1984; 

Еникеев С. Очерк истории татарского дворянства. Уфа, 1999; 

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов