Эчтәлек

Тарихы

Император Александр III фәрманына нигезләнеп, 1894 елда оештырыла. Хуҗалары – Л.А., Н.И., Н.Н.Алафузовлар.

Ширкәткә Казанда җитен эрләү-туку фабрикасы, 2 йомшак күн һәм олтанлык күн эшләү заводы, җилем кайнату һәм газ заводлары, аяк киемнәре тегү, ат дирбияләре эшләү остаханәләре, икмәк пешерү йорты һәм тимерчелек; Пермь губернасының Пермь һәм Камышлы шәһәрләрендәге күн эшләү заводлары, Уфа губернасы Түбән Троицк бистәсендәге постау туку фабрикасы; Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Саратов, Ростов-Дон һ.б. шәһәрләрдә күпләп сату складлары һәм ваклап сату кибетләре керә.

Ширкәттә күн, бау һәм җепләр, җитен, постау тукымалар, брезент, аяк киемнәре, ат дирбиясе, гаскәриләр кием-салымы һәм кирәк-ярагы, палаткалар, капчык-торыпшалар җитештерелә.

Төп капиталы 4 млн сум, сәүдә әйләнешендә һәм маяда 1,23 млн сум була. 1913 елда 6500 кеше эшли, 8,5 млн сумлык әйбер җитештерелә.

РСФСР Ботенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1918 елгы 28 июнь декреты нигезендә шул елның 19 октябрендә ширкәт милке дәүләт тарафыннан үзләштерелә. Соңрак ширкәтнең Казан предприятиеләре җирлегендә Казан җитен комбинаты оештырыла.

Әдәбият

Фабрично-заводские предприятия Российской империи. Петроград, 1914.

Анисимов Н.Г. Казанский льнокомбинат. 100 лет. Казань, 1960.

Назипова К.А. Национализация промышленности в Татарии (1917–1921). М., 1976.

Автор – Е.Б.Долгов