1,5 меңгә якын төре (башка мәгълүматлар буенча 2,5 меңгә кадәр) билгеле, күбрәк Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында очрый.

Татарстан территориясендә 58 төре бар. Очлы күрән (C. acuta), кәсле күрән (C. caespitosa), төкле күрән (C. pilosa) һәм башкалар киң таралган. Дымлы һәм сазлыклы болыннарда, сулык ярлары, зирек урманнары буенда үсә.

10-150 см биеклектәге үсемлекләр, шуышма яки кыскарган тамырчалары көпшәк яисә тыгыз кәс, кайвакыт түмгәкләр ясый. Сабаклары өч кырлы, гади. Гадәттә, җиңсә, кыяк яфраклы, кырыйлары кытыршы очлы һәм тар телсыман. Чәчәкләре бер җенесле, чәчәк төркеменә җыелган күп чәчәкле башакларда. Чәчәк тирәлеге юк. Җимшәне элпә яки калын тышча – капчык (серкә капчыгы) белән капланган. Җимеше – бер орлыклы чикләвекчек. Май-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамырчаларыннан) үрчи.

Очлы күрән, озынча күрән (C. elоngata), кара күрән (C. nigra) һәм башкалар – көтүлек җир үсемлекләре.

Колхида күрән (C. colchica), иртә күрән (С. praecox) һәм башкалар – комлык ныгытучылар.

Богемия күрән (С. bohemica), чәчсыман күрән (С. capillaris) – декоратив үсемлекләр.

18 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Төкле күрән