Оештыручысы — «Татмедиа» ААҖ.

«Мәктәп» журналының дәвамчысы.

«Мәгариф» журналы. 1921 ел

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 7 ноябреннән Казанда татар телендә нәшер ителә.

Эчке Россия мөселман эшләре комиссариатының Гыйльми һәйәт органы буларак чыга башлый.

1918 елның ноябреннән 1919 елның мартына кадәр 3 саны дөнья күрә, аннары чыгудан туктый.

1921 елның апрелендә ТАССР Мәгариф халык комиссариаты тарафыннан яңадан басыла башлый.

Төрле еллардагы исеме: 1918–1936 елларда «Мәгариф», 1936–1937 елларда «Башлангыч мәктәп», 1938–1941, 1949–1990 елларда «Совет мәктәбе», 1990 елдан «Мәгариф».

«Мәгариф» журналы. 1935 ел

Журналны оештыручылар: беренче мөхәррире Г.Ибраһимов һәм Казан губерна мәгариф халык комиссары Ш.Әхмәдиев.

Мөхәррирләре: В.Шәфигуллин (1921–1922 еллар), Г.Максудов (1923–1924 еллар), М.Таһиров (1925 ел), Н.Мөхетдинов (1927 ел), Г.Ходаяров (1931–1932 еллар), Г.Биктаһиров (1933–1934 еллар), Ш.Башкиров (1934–1937 еллар), И.Әбдрәшитов (1937 ел), Г.Бакиров (1937 ел), М.Вәлитова (1938–1941 еллар), Х.Хәйри (1949 ел), Г.Гайфуллин (1950–1951 еллар), Ф.Махиянов (1952–1960 еллар), Ш.Ногманов (1960 ел), Ф.Ибраһимов (1960–1977 еллар), В.Зыятдинов (1977–1989 еллар), Ф.Шәрифуллин (1989–2003 еллар), Г.Шәмсетдинов (2004–2013 еллар), И.Миргалимов (2013 елдан).

«Совет мәктәбе» журналы. 1938 ел

Юнәлеше

1920 елларның 1 нче яртысында гомумсәяси һәм тарихи темаларга багышланган мәкаләләр күп басыла, 2 нче яртысыннан журналда игътибар педагог мәсьәләләргә бирелә.

Төп темалар арасында: педагогикада яңа юнәлеш — педологияне үстерү, сәяси-агарту эшчәнлеге, һөнәри белем бирү, мәктәпкәчә тәрбия, педагоглар арасында профсоюз эше, мәктәптә пионер һәм төбәкне өйрәнү эше, дингә каршы пропаганда алып бару проблемалары һ.б.

Бу елларда журналның иң актив авторлары — Г.Алпаров, Х.Бәдигый, А.Вәлитов, В.Горохов, М.Корбангалиев, Н.Надиев, Г.Ногайбәк, Ш.Рамазанов, Г.Рәхим, И.Рәхмәтуллин, Г.Сәгъди, Д.Сафин, Ф.Хәмидуллин, Г.Шәрәф, Л.Яфаровның мәкаләләре басыла.

1930 елларда журнал сәхифәләрендә яңалифкә күчү, наданлыкка каршы көрәш, тәрбия эшенең сыйфатын яхшырту, мәктәпләрнең матди нигезен ныгыту мәсьәләләренә күп урын бирелә.

1936 елның сентябрендә ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты бюросы утырышына «Мәгариф» журналының төп җитешсезлекләре һәм тупас бозып аңлатулары» турында мәсьәлә куела; аның карары нигезендә мәгариф халык комиссары, журналның баш мөхәррире Ш.Г.Башкиров вазифасыннан азат ителә. Педология белән көрәш кампаниясе аркасында редакция таратыла, журнал «Башлангыч мәктәп» дип үзгәртелә, тематикасы башлангыч белем бирү мәсьәләләренә кадәр тарая.

«Башлангыч мәктәп» журналы. 1936 ел

1941–1948 елларда журнал басылмый. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, ТАССР Мәгариф халык комиссариаты тарафыннан «Халык мәгарифе буенча җитәкче һәм педагогик-методик материаллар җыентыгы» (1945 ел), «Педагогик-методик җыентык» (1–2 чыг., 1946–1947 еллар) чыгарыла.

1949 елда ТАССР җитәкчелеге башлангычы белән журнал яңадан басыла башлый: башта ике айга бер тапкыр, 1956 елдан ай саен чыга. 

СССРда «Мәктәпнең тормыш белән бәйләнешен ныгыту турында» Законы (1958 ел) кабул ителгәннән соң, журналда мәктәпне реформалаштыру, укытуны производство белән бәйләү мәсьәләләренә зур игътибар юнәлтелә.

1951 елдан журналның «Татар мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты» бүлегендә мәкаләләр рус телендә басыла башлый.

1960 елларның 2 нче яртысында журналда укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укучыларның танып белү активлыгын арттыру, татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү, укытуда технологик чаралар куллану мәсьәләләренә багышланган конференция материаллары басыла. Алга таба журнал редакциясе республика галимнәрен һәм укытучыларын заманча тикшеренүләргә, бигрәк тә проблемалы укыту методикасына багышланган мәкаләләр бастыруга җәлеп итә.

«Совет мәктәбе» журналы. 1990 год

90 елларда журналның тематикасы үзгәрә. Аның битләрендә милли мәктәпләрнең максатын һәм бурычларын билгеләүдә яңа юллар, Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны тормышка ашыру, укыту-тәрбия эшен оештыру мәсьәләләре чагылыш таба.

Журнал үзенең эшчәнлеге дәверендә иң атаклы татар вакытлы матбугаты басмаларының берсе булып кала. Ул татар милли мәктәбе үсешенә һәм педагогик кадрларның квалификациясен күтәрүгә үзеннән зур өлеш кертә.

«Мәгариф» журналы. 2007 ел

Әдәбият

Надиев Н. О татарском педагогическом журнале «Магариф» // Просвещение и жизнь. 1929. № 1; 

Как разгромили журнал «Магариф» // Султанбеков Б.Ф. Татарстан. XX век. Личности, события, документы. Казань, 2003. Кн. 2;

Шарифуллин Ф. Узган юлга күз салсак... // Мәгариф. 2003. № 3;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов