Мәллә елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 11,7 км. Бассейнының мәйданы 46,6 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан, Азнакай районында ага. Елга башы Тырыш поселогыннан 3 км көньяктарак, тамагы Митрофановка авылыннан 1 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 250 м, тамагыныкы – 117 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 50%.

Тырыш елгасының 2,4 км озынлыктагы кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 87 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,005 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.