Мөселманнар өчен изге шәһәр — аларның хаҗ кылу урыны; Хиҗаз провинциясенең административ үзәге. Халкы 2 млн кеше (2013). II йөздән Мокарәбә буларак билгеле. Гарәпләрнең борынгы табыну үзәге.

Халык фаразлары буенча, Мәккәдә кайчандыр Адәм белән Хаува, Ибраһим, Исмәгыйль пәйгамбәрләр, Исмәгыйльнең әнисе Һаҗәр яшәгән.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган җире, 630 елда ул Мәккә шәһәрен беренче мөселман җәмгыяте белән сугышсыз яулап ала.

Өммәвиләр династиясе хакимлек иткән чорда (661–750) Мәккәнең шәһәр инфраструктурасы яхшыртыла: күпкатлы йортлар, суүткәргечләр төзелә, бакчалар утыртыла һ.б.

1802 елда Мәккәне ваһһабчылар басып алалар һәм берничә ел кулда тоталар. XIX йөз башына кадәр Көнбатыш Гарәбстанны биләгән дәүләтләрнең хәлифәләре тарафыннан идарә ителә, әмма шәһәрнең эчке тормышы шәһәр хакимияте (шәрифләр) кулында була. 1924 елда ваһһабчылар Гарәбстанны берләштерү өчен барган көрәштә Мәккәне үз кулларына алалар, 1926 елда анда ваһһабчы дин башлыгы Ибн Согуд тәхеткә утыра (1932 елда Мәккә Согуд Гарәбстаны корольлеге составына керә).

Шәһәрдә Кәгъбә белән исламның баш мәчете «Мәсҗид әл-Хәрам», ислам университеты урнашкан. Халыкның төп шөгыле хаҗиларга хезмәт күрсәтү, гыйбадәт кылу әйберләре җитештерү.

Мәккәгә керергә мөселманнарга гына рөхсәт ителә. Хаҗ вакытында шәһәргә ел саен 2 млн га якын хаҗ кылучы килә. 2012–2013 елларда Мәккәдә ТРдан 2500 гә якын кеше хаҗ кыла.