Биографиясе

1890 елның сентябре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Иске Байсар авылы — 1940 елның гыйнвары, Мәскәү.

Тышкы сәүдә академиясен тәмамлый (1933).

1911 елдан хәрби хезмәттә, Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнаша.

1918 елдан хакимият-хуҗалык һәм партия эшендә: Минзәлә кантон советы рәисе урынбасары (1918–1921), шул ук советның башкарма комитеты рәисе (1921–1924), бер үк вакытта, 1921 елдан, Минзәлә кантоны хәрби комиссары. 1920 елда Татарстан АССРның чикләрен билгеләү буенча ведомствоара комиссия эшендә катнаша.

1924 елдан ТАССР ҮБК рәисе урынбасары, 1925 елдаҮБК рәисе, 1927–1928 елларда ТАССР ХКС рәисе.

Идел буе ҮБКлары рәисләренә юлланган (ВКП(б) ҮКна адреслана) «Унлык хаты» авторларының берсе. Хатта Идел буе төбәге милли республикалары һәм өлкәләре икътисадының артыгы белән үзәкләштерелүенә һәм аларның этник үзенчәлекләре исәпкә алынмавына протест белдерелә.

1928 елдан Мәскәүдә: ВКП(б) ҮКның җаваплы инструкторы (1928–1930), РСФСР Финанслар халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы, «Совафганторг» рәисе урынбасары, СССРның Тува Халык Республикасындагы сәүдә вәкиле (1935–1937).

1937 елдан Тышкы сәүдә халык комиссариатында, 1938–1939 елларда Бөтенсоюз «Союзпушнина» берләшмәсе башлыгы урынбасары. Милли кадрларны җитештерүгә һәм республикада эш башкару процессын татар теленә күчерүгә зур өлеш кертә.

ТАССРның беренче Конституциясе проектын эшләүгә катнаша (1926).

Репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Әдәбият                

Имамов В. Хөкүмәт башлыгы Шәйгәрдән Шәймәрдәнов // Актанышым — ак илем. К., 2010; 

Касимов Г. Шаймарданов Шайгардан Шаймарданович // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов