Административ-территориаль буйсынуы

1921 елда Туктар Урдаласы авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Шөгер волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 12 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Туктар Урдаласы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Маяк” колхозы оештырыла, 1958 елда “Кызыл орден” колхозы (Туктар Урдаласы авылы) белән “Муса Җәлил” колхозына берләштерелә, 1990 елдан – “Карагай” колхозы, 1995 елдан – “Карагай” күмәк предприятиесе, 2010 елдан “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1997 елдан), күп функцияле үзәк (2016 елдан), мәчет (2012 елдан) бар.

Халык саны

1926 елда – 354,
1938 елда – 505,
1949 елда – 397,
1958 елда – 282,
1970 елда – 285,
1979 елда – 224,
1989 елда – 136,
2002 елда – 186,
2010 елда – 139,
2017 елда – 139 кеше (татарлар).