Биографиясе

1866 ел, Оренбург губернасы Троицк шәһәре – 1944 (1942) ел, Казан.

Сәүдәгәр Г.Яушев кызы (кара: Яушевлар).

Троицк кыз балалар гимназиясен тәмамлый. 1887 елда атаклы Казан сәүдәгәре М.Аитов улы Сөләйман Аитовка (кара: Аитовлар) кияүгә чыга.

Эшчәнлеге

1897 елда Ф.Аитова Казанның Суконный бистәсендә фәкыйрь татар кызларын укырга-язарга һәм тегәргә өйрәтүне оештыра. Бу класслар өч ел дәвамында эшли.

1909 елның 27 августында Ф.Аитова рәсми рәвештә үз хисабына башлангыч җәдид кыз балалар мәктәбе ача (кара: Аитова Фатиха гимназиясе).

1913 елдан Ф.Аитова үзенең елдан-ел камилләшә барган мәктәбен рус кызлар гимназияләре үрнәгендә сигезьеллык итеп үзгәртергә керешә. Ф.Аитованың беренче милли кызлар гимназиясе 1916 елның 29 октябрендә ачыла.

Егерменче еллар урталарында Ф.Аитова татар хатын-кызларын кисү-тегү эшенә өйрәтү өчен махсус курслар ача. Йөзгә якын хатын-кыз аннан кисү-тегү эшләре остасы таныклыгы алып чыга.

1926 елдан соң курслар ябыла.

Автор – А.Х. Мәхмүтова