Эчтәлек

1) Заманов Аит Бики улы (1731–1797) (кара: Замановлар), морза, сәүдәгәр, Аитовлар династиясен нигезләүче;

2) Яхья Аит улы (? – 1796 тирәсендә), 2 күн эшкәртү заводы хуҗасы;

3) Бәшир Аит улы (? – 1835), 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, күн эшкәртү заводы һәм 2 торак йорт хуҗасы (йортларның берсе 7 мең сумга бәяләнгән). Казанда ваба белән авыручылар өчен салынган хастаханә төзелешенә акчалата ярдәм итә (1830), Казан Иганә җәмгыятенә ел саен 50 сум биреп тора;

4) Муса Аит улы (? – ?), 3 нче гильдия сәүдәгәр, киҗе-мамык җепләр һәм тукымалар белән сәүдә итә. Сәүдәгәрләр исемлегендә варислары теркәлмәгән;

5) Салихйосыф Аит улы (? - ?), тире-күн з-ды хуҗасы (елына 9 мең тире эшкәртелгән);

6) Якуп Аит улы (? - ?), тире-күн эшкәртү з-ды хуҗасы (елына 18 мең тире эшкәртелгән);

7) Сөләйман Аит улы (1764–1844), балалары: Измаил, Әхмәт, Мостафа, Мөхәммәтҗан (кара: М.С.Аитов);

8) Сөләйман Мөхәммәтҗан улы (1.2.1862–1922), Исхак Арсланов вафатыннан соң сәүдәгәр Х.В. Гыйззәтуллин белән бергә 1901 елда «Арслановның сабын һәм гөлсирин җитештерү заводы ширкәте»нә (Казан) хуҗа булып кала. Завод 1917 елга кадәр уңышлы эшли.

1897 елдан Казан шәһәр думасы гласные. Бер үк вакытта Казан сәүдәгәрләр банкы һәм Казан губернасы ятим балалар йортлары иганәчеләре идарәләре әгъзасы.

1898 елдан Казан шәһәре мөселманнары хәйрия җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, 1896 дан Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы.

ХХ йөз башында татарларның милли хәрәкәтендә актив катнаша, «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясенең Казан бюросы эшчәнлеген финанслый.

Аитовлар Бишбалта бистәсе мәчете төзелешенә (1898) һәм Казанда Беренче татар кыз балалар гимназиясен ачу һәм тотуга (кара: Аитова Фатиха гимназиясе), Казан шәһәре мөселманнары хәйрия җәмгыятенә акчалата ярдәм итә.

Әдәбият

Алишев С.Х. По следам минувшего. Казань, 1986.

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань, 1998.

Автор – Л.М. Свердлова