Биографиясе

1877 елның 6 ноябре, Уфа шәһәре – 1941 ел, Мәскәү. Дворян нәселеннән; Ә.Г.Әхтәмовның улы.

1898 елдан Петербург университетының физика-математика факультеты студенты. 1899 елда студентлар чуалышында катнашкан өчен укудан куыла. 1901 елда «Эшчеләр оешмасы комитеты» эше буенча кулга алына; 3 ай төрмәдә утырганнан соң Уфага сөрелә. Тыелган әдәбият саклаганы өчен Уфада кабат кулга алына. 1903 елдан Социалист-революционерлар партиясе әгъзасы. Петербург университетының табигать (1907) һәм хокук фәннәре (1910) факультетларын тәмамлый.

Башта Казан округы мәхкәмә палатасында антлы вәкил ярдәмчесе, аннары Уфада антлы вәкил булып эшли. 1911 елда Казанда яшьләрнең революцион түгәрәге җитәкчеләреннән берсе. Уфа губернасыннан 4 нче Дәүләт Думасына депутатлыкка сайлана. Мөселманнар фракциясе сәркәтибе була (1912–1917). Санкт-Петербургта «Милләт» газетасын (1913–1915) оештыручылардан һәм наширләреннән берсе.

1914 елның июнендә Санкт-Петербургта Бөтенроссия мөселманнарының 4 нче корылтаен үткәрүдә катнаша, мөселманнарның дини оешмаларына үзгәрешләр кертү кирәклеге турында нотык сөйли. Бөтенроссия мөселман җәмәгать оешмалары вәкилләре корылтаеның президиум рәисе (Петроград, 6–10 декабрь, 1914), анда Мөселман гаскәриләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче вакытлы комитетка әгъза итеп сайлана. Урта Азиядәге 1916 елгы баш күтәрүдә катнашучыларны хөкем итү мәхкәмәсендә (1916 ел, декабрь, Наманган шәһәре) гаепләнүчеләрне яклаучы буларак катнаша.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң, март аенда, Россия мөселманнарының вакытлы мәркәз бюросына сайлана. Уфа губернасы мөселманнары эше буенча Вакытлы хөкүмәтнең комиссары итеп билгеләнә. 1917 елның апрелендә Уфа губернасы мөселманнарының 1 нче корылтае рәисе, май аенда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае делегаты, анда Бөтенроссия мөселманнарының Милли Шурасына әгъзалыкка кандидат итеп күрсәтелә. 1917 елның июлендә Уфа губернасы мөселманнарының 2 нче корылтаенда губерна мөселманнары Шурасы рәисе итеп сайлана. Россиядә яшәүче төрки халыкларның милли-мәдәни мохтариятын яклаучыларның берсе. 1917 елның июль-августында Казанда узган Бөтенроссия мөселманнарының 2 нче корылтаенда Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Милли-мәдәни мохтарият нигезләрен эшләү комиссиясе рәисе урынбасары итеп сайлана. Милләт Мәҗлесе депутаты. Төркичеләр фракциясе әгъзасы, Милли Идарә рәисе урынбасары (1917–1918).

Совет хакимиятен кабул итми, КОМУЧ тарафдары. КОМУЧ хакимлек иткән вакытта Уфа шәһәре думасы гласные (1918, сентябрь). Уфаны большевиклар алгач, Милли Идарә вәкилләренең бер өлеше Себердә Кызылъяр (Петропавел шәһәре, хәзер Казахстанга керә) шәһәрендә эшчәнлеген дәвам иттерә. 1919 елдан Әхтәмов Кызылъярда төрле оешмаларда юрист вазифасын башкара.

1920 еллар урталарыннан Казанда яши, «Яңалиф» комитеты әгъзасы, латин язуына күчүгә каршылар төркемендә тора.

1931 елдан Бакуда – СССР икътисад банкының Азәрбайҗан конторында икътисад инспекторы. 1936 елдан Мәскәүдә – «Росшвейбыт» берләшмәсенең Мәскәү транзит базасы хокук бюросы башлыгы урынбасары; 1940–1941 елларда СССР Кулланучылары Үзәк берлегендә (Центросоюз) юрист.

Әдәбият

Исхаков С.М. Ахтямов Ибниамин // Отечественная история: Энциклопедия. М., 1994.

Мусульманские депутаты Государственной думы России (1906–1917): Сборник документов и материалов. Уфа. 1998.

Таиров Н.И. Дальнейшая судьба Ибниамина Ахтямова // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2000. № 3/4.

Автор – Л.М.Айнетдинова, Д.М.Госманова