Биографиясе

1823 елның 8 июне, Әстерхан губернасы, Әстерхан өязе Началово авылы – 1891 елның 31 марты, Санкт-Петербург.

Татар морзалары нәселеннән.

Казан университетының юридик факультетын тәмамлый (1845). 1846–1847 елларда Әстерхан губернасы дворяннары башлыгы канцеляриясендә эшли. 1847–1850 елларда Әстерхан хәрби губернаторы карамагында махсус вазифалар үтәүче чиновник.

1851 елдан Санкт-Петербургта: 1867 елга кадәр Эчке эшләр министрлыгында; 1868–1870 елларда Финанс министрлыгында махсус вазифалар үтәүче чиновник, 1870–1874 елларда Финанс министрлыгы советы әгъзасы.

Казан университетында укучы ярлы студентларга стипендияләр һәм ярдәм өчен 170 мең сум акча бирә. 1895–1917 елларда студентларга Ахматов исемендәге стипендия түләнә.

Әдәбият

Агафонов Н.Я. Историческая объяснительная записка наименования казанских улиц. Казань, 1899.

Преподаватели, учившиеся и служившие в Казанском университете (1804–1904 гг.): Материалы для истории университета / Составитель А.И.Михайловский. Казань, 1901. Ч.1.