Эчтәлек

ХХ йөз башында Столыпинның аграр реформасы барышында җәмәгать җирләре биләмәсеннән бүлеп алынып, крәстияннең хосусый милкенә бирелгән җир кишәрлеге. Ул кишәрлек бер тирәдәнрәк бүленә, хуторлардан аермалы буларак, крәстияннең йорт-курасы күчереп утыртылмый. Казан губернасында 1914 елның 1 гыйнварына 12416 отруб исәпләнеп, алар карамагындагы җирләр 83 мең дис. тәшкил итә. Отрублар бигрәк тә Чистай (барлык отруб хуҗалыкларының 26,6% ы), Тәтеш (17,4%), Спас (11,3%), Лаеш (10,8%) өязләрендә таралыш ала. Руслар белән чагыштырганда, татарлар арасында имана җирен хосусыйлаштыру акрынрак бара. 1910 ел мәгълүматлары буенча, отрубларга бүленгән җирләрдән 4595,1 дис. (59,4%) — русларга, 935,4 дис. (12,2%) — татарларга, 664,7 дис. (8,7%) — чуашларга туры килә. 1917–1918 еллардагы аграр революция вакытында отрублар бетерелә, авылларда җир кишәрлекләре яңача бүленә башлый.

Әдәбият  

Крестьянское землевладение Казанской губернии. К., 1909. Вып. 13;

Кабытов П.С. Поволжская деревня накануне февральской буржуазно-демократической революции (Предпосылки и ход столыпинской реформы 1907–1917 гг.). Куйбышев, 1977.

Автор — Р.В.Шәйдуллин