- РУС
- ТАТ
Күренеш буларак, XVII йөз тирәләрендә, капитализм үсеше башлангач, барлыкка килә. Крәстияннәрне товар-акча мөнәсәбәтләренә тартуга (алар вакытлыча яллы эшчеләргә әвереләләр) булышлык итә. XIX йөзнең 1 нче яртысында Россиядә 1 млннан артык хуҗалыктан читкә китеп эшләүче крәстиян исәпләнә.
Казанда һәм Казан өязендә XVII йөздә, нигездә, «йөрүчеләр» дип аталган кешеләрнең төп массасы мәшгуль булган хуҗалыктан читтәге кәсепләр яшәп килә. Казанның 1646 елгы исәп алу кенәгәсендә «йөрүчеләр» («зур кабакта ялланып» яшәүчеләр) билгеләп үтелә. Хуҗалыктан читкә китеп эшләү Казан губернасындагы алпавыт крәстияннәре арасында киң таралган була. Идел буенда һәм Уралда транспортта интенсив күчерүләр белән бәйле ат белән ташу (кара «Барабыз») һәм судно эшләре хуҗалыктан читкә китеп эшләүнең үзенчәлекле төрләре булып санала. Идел буенда крәстияннәрдән яллы эшчеләрнең бөтен бер төркемнәре: урман кисүчеләр, сал агызучылар, бурлаклар, шулай ук балык кәсәбәчелегендә һ.б. ярдәмче эшләрдә эшләүчеләр барлыкка килә. Сезон эчендә эшләп алынган акча еш кына крәстиян гаиләсен ел буена туендыра.
XIX йөз уртасында бурлак Иделдә көмеш белән 10 сумнан 40 сумга кадәр акча эшләгән. 1834 елда Казан губернаторы С.С.Стрекалов үзенең император Николай I гә хисабында Казан губернасыннан ел саен 20 меңгә якын судно эшчеләре һәм бурлаклар чыгуы, 3 меңләп кешенең шәхси фабрика һәм заводларда эшләве турында билгеләп үтә. Губернаның урманлы өязләрендә крәстияннәр табышының төп өлешен кәсәбәчелектән һәм хуҗалыктан читкә китеп эшләүдән кергән акча тәшкил итә. Казан губернасыннан җәйге кыр эшләренә товар җитештерүче игенчелек зоналарына (Россиянең Европа өлеше көньяк-көнчыгыш районнарына) да китәләр. Шәһәрләрдә татарлар урам себерүче, йөк ташучы, мунчачы, кара эшче булып ялланалар.
XIX йөз уртасында авыл хуҗалыгы эшләренә яллану Сембер губернасының Буа, Карсун һәм Алатырь өязләрендә яшәүче татарлар арасында киң таралган була. Хуҗалыктан читкә китеп эшләү таралуга 1861 елгы Крәстиян реформасы булышлык итә, аны гамәлгә ашыру барышында Казан губернасында хуҗалыктан читкә китеп эшләүчеләр саны 1863 елда 152 меңнән 1897 елда 1,5 млн кешегә җитә.
XIX йөз ахырында Самара губернасы Бөгелмә өязе Керкәле авылының барлык җитлеккән яшьтәге халкы, шул губернаның Богырослан өязе Балыклы авылыннан — 70% ка якын ир-атлар читкә китеп эшли. Игенчелек белән бәйле хуҗалыктан читкә китеп эшләү юнәлеше еш кына катлаулы форма ала: Вятка губернасы крәстияннәре Самара һәм Уфа губернасына, ә соңгы ике губерна крәстияннәре читкә китеп эшләүчеләр хезмәтенә түләү Урта Идел буендагыга караганда югарырак булган Оренбург губернасына китеп эшлиләр. Җирле сәнәгать булган төбәкләрдә крәстияннәр якындагы завод һәм фабрикаларда эшкә ялланалар. Хуҗалыктан читкә китеп эшләү белән, гадәттә, сентябрьдән март ахырына кадәр шөгыльләнәләр. Ераккарак, мәсәлән, Каспий диңгезенә балык кәсәбәчелегенә, Себергә агач әзерләү эшенә, Уралга алтын приискаларына китеп эшләү дә таралган була. Хуҗалыктан читкә китеп эшләүнең мондый формасы да яшәп килә — крәстиян, пролетариат катлавына күчеп (юридик яктан үз катлавында кала, җирен арендага бирә, барлык салымнарны түли), игенчелек эшеннән озак вакытка (бер елдан артыкка) аерылып тора. Татарлар Казан губернасының Казан, Мамадыш һәм Царёвококшайск өязләреннән, Рязань губернасының Касыйм өязеннән (мәсәлән, Татар волостеннан ир-атларның 55,5% ы китә, өяз буенча уртача 40,7%; нигездә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә: хезмәтче, лакей, буфетчы, официант һ.б. булып урнашалар) Мәскәү, Санкт-Петербург, Киев, Ташкент кебек зур шәһәрләргә, Урал, Донбасс шахталарына һәм заводларына, Бакуның нефть промыселларына һ.б. урыннарга актив рәвештә эшләргә китәләр; Тамбов губернасы татарлары Кырымда сарык асраучыларда эшлиләр.
Читкә китеп эшләүчеләрнең бер өлеше шәһәрләрдә торып кала, аларның кайберләре сәүдәгәрләр яки мещаннар катлавына күчә.
Шаховский Н.В. Сельскохозяйственные отхожие промыслы. М., 1896;
Смыков Ю.И. Крестьяне Среднего Поволжья в период капитализма (социально-экономическое исследование). М., 1984;
Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала (середина XIX — начало XX в.). К., 1995;
Хафизов Г.Г. Культуртрегерская деятельность татарской интеллигенции в XIX — первой четверти XX вв. К., 2003.
Автор — Л.М.Айнетдинова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.