Эчтәлек

Казан губернасында күн аяк киемнәре тегү кәсепчелеге XIX йөздә Зөя, Казан, Лаеш, Мамадыш, Спас, Тәтеш, Чабаксар өязләрендә киң таралган була. Күпчелек очракта ул крәстияннәр ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен җитештерелә.

Мамадыш өязенең Яңа Чүриле волосте, Казан өязенең Алат, Балтач, Мәмсә, Мәңгәр һ.б. волостьлары, Вятка губернасының Арбор, Сәрдекбаш, Шода волостьлары, Сембер губернасының Сөнгәләй өязе татар авыллары итекчеләренең аяк киемнәрен заказга эшләүләре мәгълүм. Алар, башлыча, милли аяк киемнәре (читек, күн кәвеш һ.б.) теккәннәр.

Бу кәсепчелек белән Казан губернасының Мамадыш, Спас, Чистай, Тәтеш өязләре, Вятка губернасының Малмыж өязе Күкшел волосте һәм Оренбург губернасы авыллары кәсепчеләре таныла.

Казан шәһәре аяк киеме тегү кәсепчелеге үзәге булып санала. Бу кәсепчелек белән аерым гаиләләр шөгыльләнгән. Казанда бу эш аерым операцияләргә бүлеп башкарыла: берәүләр өлге кисә, кемнәрдер аны тегә һ.б. Ярыммануфактура ысулында оештырылган мондый эшне шәһәр тирәсе авыл осталары да башкарган. Төп җитештерелгән товар: күн итек, читек, күн кәвеш, күн ката. 1890 елларда Казан губернасында бу кәсеп белән шөгыльләнүче 2741 кеше теркәлгән.

Әдәбият  

Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала (сер. XIX - нач. XX вв.). К., 1995.