- РУС
- ТАТ
1731–1736 елларда төзелә. Кама аръягы иске чик буеннан көньяктарак урнашкан.
«Идел аръягында түбәндә урнашкан шәһәрләрне яхшырак саклау» һәм халыкны «дошман һөҗүмнәре»ннән аралау максатында корыла.
Кама аръягы чик сызыгы төзелеше белән җитәкчелек итү яшерен советник Ф.В.Наумовка йөкләнә; инженерлык эшләрен капитан И.А.Бибиков җитәкли. Кама аръягы чик сызыгы төзелешенә Казан губернасы крәстияннәре җәлеп ителә. 1731 елда аны төзүгә 3 мең «Кама аръягы өязләре кешеләре»н, 1733 елда 15 мең «бөтен Казан губернасыннан эшләүчеләр» җибәрү турында күрсәтмә бирелә.
Кама аръягы чик сызыгының саклану системасы кальгалардан, кырдагы ныгытмалардан — редутлардан һәм фельдшанецлардан, урлардан, чокырлардан, аркылы-торкылы аударылган агачлардан (засекадан) тора.
Кама аръягы чик сызыгында яшәү һәм аны саклау өчен 4 ландмилиция полкы (4 меңнән артык кеше) — 1 пехота полкы (Алексеев) һәм 3 атлы полк (Чишмә, Биләр, Сергиевский) оештырыла. Чик буе Алексеев бистәсе, Зур Кинель (Самара елгасы кушылдыгы) тамагы янында башлана.
Красный редуты аша ул Кондырча елгасы тамагына кадәр Сок елгасына таба сузыла. Сок елгасының сул ярында Красноярск кальгасы (хәзер Самара өлкәсенең Красный Яр авылы) төзелә. Сок елгасын сулда калдырып, берничә редутны һәм Чернореченск фельдшанецын үз эченә алып, Кама аръягы чик сызыгы Сергиевский кырыена кадәр дәвам итә. Сок елгасын кисеп, ул Липовка елгасы башына таба сузыла, анда редут корылган була.
Редуттан Боровка елгасы башына кадәрге араны аркылы-торкылы аударылган агачлар каплый, аннары чик буе дәвам итә, шул тирәдә редут урнаштырылып, ул Сурыш елгасы башына һәм бер фельдшанецы булган Кондырча елгасына таба сузыла. Кондырча фельдшанецы яныннан ары тагын агачлар аударыла, аннан соң Тархан редуты ясала.
Кама аръягы чик сызыгы Чирмешән елгасын кисеп чыга, елга ярында Чирмешән кальгасы төзелә. Кальгадан чик буе Чишмә елгасының сул ярындагы Чишмә фельдшанецына таба сузыла. Уң ярда Кама аръягы чик сызыгы Баграҗ елгасы башына таба дәвам итә. Биредә саклану участогы уналты чакрымга сузылган аркылы-торкылы аударылган агачлардан гыйбарәт була. Чик буе Кичү елгасы янында төгәлләнә, анда фельдшанец корыла.
1730–1740 елларда Оренбург ныгытылган сызыгы төзелгәннән соң Кама аръягы чик сызыгының стратегик әһәмияте югала.
ТР территориясендә чик буеның калдыклары Чирмешән районының Чирмешән авылы, Әлмәт районының Кичү авылы янында бар, шулай ук Чишмә кальгасы сакланган.
Иванин М.Г. Описание Закамских линий // Вестн. Имп. Рус. геогр. об-ва. 1851. Ч. 1, кн.1;
Дубман Э.Л. Новая Закамская линия: Судьба, проект, строительство. Самара, 2005.
Автор — И.Р.Вәлиуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.