Эш ачылуның сәбәбе

1892–1896 елларда Вятка губернасы Малмыж өязе Иске Мултан авылында (хәзер Удмурт Республикасының Кизнер районы Короленко авылы) дәвам итә.

Эш ачылуга Анык һәм Иске Мултан авылы кешеләре арасындагы каршылык сәбәп була: Аныкның ике крәстияне, үзләрен Иске Мултанның җәмәгать җиренә керттерергә теләмәгәннәре өчен, мултанлыларга гаеп ташлау һәм аларның җирләренә хуҗа булу максаты белән бер сукбайны (Матюнин) үтерәләр. Мәхкәмә эше барышында һәм җәмәгатьчелекнең актив катнашында мәетнең, үтерүгә ритуаль корбан китерү рәвеше бирү өчен, полицейскийлар тарафыннан башы өзелү факты ачыклана. Милли дошманлык хисләре уяту максаты белән рәсми хакимият әлеге эшнең киң таралыш алуына юл ача. Тикшерү эше Сарапул округ мәхкәмәсе прокуроры Н.И.Раевский җитәкчелегендә 29 ай буе алып барыла, 10 кешегә гаеп ягыла.

Мәхкәмә процессы

Беренче мәхкәмә утырышы 1894 елның 10–11 декабрендә Малмыж шәһәрендә уздырыла: 3 кеше аклана, 7 кеше, ритуаль үтерүдә гаепләнеп, гомерлек каторгага хөкем ителә. Кассация шикаяте буенча Сенат хөкем карарын кире кага, эшне кабат тикшерү турында карар чыгара.

Икенче мәхкәмә утырышы 1895 елның 29 сентябре — 1 октябрендә Вятка губернасының Алабуга шәһәрендә була — 1894 елгы хөкем карары үз көчендә калдырыла. Яклаучы Дрягин биргән кассация шикаятенә җавап итеп, Сенат Казан округ мәхкәмәсенә әлеге эшне кабат тикшерүне йөкли.

1896 елның 28 мае – 4 июнендә Казан губернасы Мамадыш шәһәрендә өченче мәхкәмә процессы үткәрелеп, хөкем ителүчеләр аклана.

Гаепләнүчеләрне аклауда В.Г.Короленконың яклаучы буларак матбугатта һәм соңгы процесста ясаган чыгышлары, шулай ук яклау ягы шикаяте буенча юрист А.Ф.Кони чыгарган нәтиҗә зур роль уйный.

1895–1896 елларда Мултан эше Россия матбугатында гына түгел, дөнья матбугатында барган дискуссияләргә җирлек була.

Әдәбият     

Дело мултанских вотяков, обвинявшихся в принесении человеческой жертвы языческим богам. М., 1896;

Короленко В.Г. Мултанское жертвоприношение // Собр. соч. М., 1955. Т. 9;

Кони А.Ф. Избранные произведения. М., 1959. Т. 1;

Шатенштейн Л.С. Мултанское дело. 1892–1896 гг. Ижевск, 1960.