Беренче мәртәбә XIX йөз тарихчысы П.Наумов хезмәтләрендә очрый, шуннан фәнни әйләнешкә кереп китә.

XIX йөздә сирәк кулланыла. Советлар историографиясендә һәм уку-укыту әдәбиятында киң кулланылыш ала (ешрак татар-монголлар формасында йөртелә). Чит ил тарихчылары тарафыннан кулланылмый диярлек.

Охшаш термин — «мэн-да» (vонгол-татарлар) — XIII–XIV йөзләр кытай историографиясендә төньяк күчмә халыкларның гомуми атамасы буларак кулланылып ала, ләкин акрынлап башка төшенчәләр белән алыштырыла.

Әдәбият           

Наумов П. Об отношениях российских князей с монгольскими и татарскими ханами (1224–1480). СПб., 1823;

Мэн-да бэй-лу («Полное описание монголо-татар»). М., 1975;

Гольман М.И. Изучение истории Монголии на Западе (XIII — середина XX вв.). М., 1988.

Автор — И.Л.Измайлов