Мещаннар дип кемнәр аталган

Элек Русьның Речь Посполита территориясенә кергән Көньяк һәм Көнбатыш шәһәрләрендә яшәүчеләрне, XVII йөздә — чыгышлары белән Польшадан булган, Илчелек приказында хезмәттә торып, 1671–1672 елларда Мәскәү янында Мещаннар бистәсе төзеп яшәгән кешеләрне мещаннар дип йөрткәннәр.

XVIII йөзнең соңгы утыз елында Россия шәһәрләрендәге барлык посад халкы мещаннар дип аталган: Госманлылар империясе белән солых төзелү уңаеннан кабул ителгән 1775 ел 17 март Манифесты буенча, капиталы 500 сумнан ким булмаган посад кешеләре сәүдәгәрләр катлавыннан мещаннар катлавына күчәргә тиеш була. Капиталын үстергән мещаннар кабат сәүдәгәр катлавына кайта һәм яңадан кире күчә ала. «Шәһәрләргә өстенлекләр грамотасы»нда (1785) шәһәрләрнең барлык «урта тормышлы кешеләре» мещаннар дип күрсәтелгән («гомумән мещаннар»), бу исем «хезмәт сөю һәм яхшы холык нәтиҗәсе» итеп каралган, ягъни шәһәрдә күчемсез милке булган «цех гражданнары», «чит шәһәр һәм чит ил кунаклары», «посад кешеләре» мещаннар катлавына кертелгән.

Хокуклары

Мещаннар вак сәүдә һәм вак һөнәрчелек белән тоткарлыксыз шөгыльләнү хокукына ия була; мещан катлавы статусы нәселдән тапшырыла. Шуннан соңгы чорларда мещаннар дип аталырга хокуклы яки тиешле затлар исемлеге киңәя бара. Ул, башлыча, элекке крәстияннәр хисабына арта.

Һәр шәһәрдә мещаннар җәмгыяте оештырыла, җәмгыять мещаннар идарәсен сайлап куя. Мещаннар катлавына теркәү губерна казна палаталары тарафыннан, кабул итү килешүе аша һәм яңа әгъза кабул итүче мещаннар җәмгыятенең 6 «ышанычлы» әгъзасы тәкъдиме белән башкарыла. Мещаннар катлавына караган зат, башка җиргә китәр алдыннан, кайтканына кадәрге вакыт өчен салымнарын алдан түләп куя (бу турыда паспортына тамга салына). Мещан балаларын гимназиягә бирү өчен, мещаннар җәмгыятенең ризалыгы таләп ителә. Мещан гаиләсендәге бүленеш яки башка чыгу очракларында шулай ук җәмгыять ризалыгы таләп ителә.

Казан губернасында мещаннар саны

«Казан губернасының геометрик картасы» мәгълүматлары буенча, 1796 елларда Казан губернасы шәһәрләрендәге мещаннар саны (ир-атлар): Чабаксар — 1193, Чистай — 474, Зөя — 339, Козьмодемьянск — 314, Ядрин — 273, Цивильск — 259, Царёвококшайск — 160, Лаеш — 129, Тәтеш — 91, Спас — 34, Мамадыш — 33 кеше. XIX йөздә Казан губернасы шәһәрләренең социаль составында мещаннар өлеше 50–80% ка җитә. 1860 елда Казан губернасындагы салым түләп торган шәһәр халкыннан 61174 кешенең 49020 се мещаннар була; 1897 елда мещаннар саны — 88399 кеше, шуларның 62818 е шәһәрләрдә яши. Мещаннар зур күләмле акчалата җыемнар һәм натуралата түләүләрне күтәрә, шулай ук рекрут бирә. 1863 елда җан башыннан түләнә торган салым азрак күләмле сәүдә-һөнәрчелек җыемы белән алыштырыла.

Һөнәрчелек салымы турындагы закон (1898) чыкканнан соң (ул мещаннарга да кагыла), мещаннарның хуҗалык эшчәнлеге белән социаль катлау арасындагы бәйлелек юкка чыгарыла. «Мещаннар» төшенчәсе социаль чыгышны күрсәтү өчен генә кулланыла башлый (соңрак тискәре мәгънә дә ала: ягъни тар карашлы, вак омтылышлы кешеләр).

ХКСның 1917 елның 10 ноябрендә кабул ителгән «Социаль катлауларны һәм гражданлык чиннарын бетерү турында»гы Декреты белән мещаннар катлавы бетерелә.

Әдәбият          

Сборник материалов по истории Казанского края в XVII в. К., 1908;

Гончаренко Л.Н. Города Среднего и Нижнего Поволжья во второй половине XIX века (Социально-экономические исследования). Чебоксары, 1994;

Зорин А.Н. Города и посады дореволюционного Поволжья. К., 2001.

Автор — Л.М.Айнетдинова