- РУС
- ТАТ
Көнбатыш Европада либерализм формалашуның нигезен антик чорның хокукый мәдәният мирасы, катлау-корпорацияләр ирекләре һәм вөҗдан иреге өчен көрәш традицияләре, ныгып җитлеккән хосусый милек хокукы һәм урта сыйныфның көчле йогынтысы тәшкил итә. XIX йөздә — XX йөз башында либерализм алга сөргән төп кыйммәтләр — гражданнар җәмгыяте, демократик сәяси институтлар, хосусый эшмәкәрлек һәм сәүдә ирегеннән гыйбарәт. Либерализм (неолиберализм) вәкилләре ирекле базар механизмы нәтиҗәле икътисади эшчәнлек, социаль һәм икътисади процессларны көйләү өчен аеруча уңай алшартлар тудыра дип исәплиләр; шул ук вакытта алар базар мөнәсәбәтенең, конкуренциянең нормаль шартларын саклау өчен дәүләт йогынтысы зарурлыгын да таныйлар.
Россиядә либераль традицияләрнең яңаруы Екатерина II идарә иткән чорга карый. Аның реформалары Россия мәгърифәтчелеге кысаларында либераль интеллектуаль тенденцияләр тууга гына түгел, дворяннар мохитендә европача укымышлы, либераль кыйммәтләрне кабул итүгә әзер кешеләр барлыкка килүгә дә этәргеч бирә. Екатерина II, Александр I һәм Александр II идарә иткән чорларда либерализм хөкүмәт сәясәтенең бер өлешен тәшкил итә. Ул 1830–1840 елларда иҗтимагый-сәяси фикернең мөстәкыйль агымы булып җитлегә. Бу крепостнойлык хокукына, адм. башбаштаклыкка каршы чыгып, сүз һәм вөҗдан иреген яклаган «көнбатышчылар» һәм «славянофиллар» идеологиясе таралу белән бәйле.
Либераллар һәрьяклап Александр II нең үзгәртеп коруларына булышлык итәләр, аларны эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнашалар. Казанда интеллигенциянең аеруча мәгърифәтле һәм либераль фикерләүче өлеше актив рәвештә төрле җәмәгать оешмалары, шул исәптән Казан икътисадчылар җәмгыяте эшчәнлегенә тартыла. Бу җәмгыятьнең күренекле әгъзаларының берсе — тарихчы һәм икътисадчы И.К.Бабст була. Аның 1856 елда Казан университетындагы «Халык капиталын арттыруга ярдәм итүче кайбер шартлар хакында» («О некоторых условиях, способствующих умножению народного капитала») дип аталган нотыгы җәмәгатьчелектә зур яңгыраш ала. Анда либерализмның хосусый милекнең кагылгысызлыгын тәэмин итү, сәнәгать һәм сәүдә иреге кебек принциплары чагылыш таба.
Россиядә реформалар уздырылган елларда Казанда либераль басма — «Волжский вестник» журналы чыгарыла. 1864 елгы Земство реформасы 1870 еллардан либераль хәрәкәтнең төп формаларының берсенә әверелгән земство хәрәкәте барлыкка килүгә китерә. Казан губернасы земствочылары арасында С.А.Бекетов, К.П.Берстель, Н.Е.Боратынский, А.Н.Боратынский, К.Н. һәм П.К.Буличлар, М.И.Догель, С.В.Дьяченко, В.В.Морковников, В.А.Юшков һ.б. Л. позицияләрендә торалар. Земство kиберализмы идеяләрен Казанда чыгучы «Волжско-Камское слово» газетасы яклый. Россия либераллары җирле үзидарәне гамәлгә кертүне конституциягә ирешү юлында беренче баскыч буларак карыйлар. XIX йөз ахырында — XX йөз башында либерализм, сәяси агым буларак, яңа сыйфатларга ирешә (кайбер тикшеренүчеләр аны «яңа либерализм», яки неолиберализм дип атыйлар): сәяси үзгәртеп корулар гына түгел, социаль-икътисади реформалар уздыру таләбе дә алга куела.
XX йөз башында партия булып оешуга йөз тоткан либераль оешмалар 1905 елгы «17 октябрь Манифесты» басылып чыкканнан соң сәяси партияләргә әвереләләр. Россия либерализмы киң социаль базасы булган социаль-сәяси хәрәкәтнең бер формасына әверелә. Либераль партияләр 1 нче Дәүләт Думасына сайлауларда җиңү яулыйлар, башка думаларда фракцияләр оештыралар (к. Дәүләт Думасы). Казан губернасында либераль юнәлештәге иң эре оешмалар — Конституцион демократлар партиясе, «Унҗиденче октябрь берлеге», «Иттифакъ әл-мөслимин».
Либераллар тарафыннан алга сөрелгән таләпләр арасында халыкның киң катлаулары мәнфәгатьләренә кагылышлы аеруча кискен проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгәннәре дә шактый була («гадел бәягә» алпавыт җирләренең бер өлешен ирексезләп сатып алу, эшчеләр турындагы законнарны, 8 сәгатьлек эш көнен гамәлгә кертү һ.б.). XX йөз башында төбәктәге либераль хәрәкәтнең актив эшлеклеләре — Й.Х.Акчура, С.Ш.Алкин, И.И.Бабушкин, А.Г.Бать, А.Н.Боратынский, Б.В.Варнеке, А.В.Васильев, М.С.Венецианов, И.В.Годнев, Н.П.Гусев, М.Я.Капустин, С.Н.Максуди, А.А.Симолин, Г.Г.Тельберг, М.М.Хвостов, Г.Ф.Шершеневич һ.б. Казан губернасының либераль оешмалары вәкилләре Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы (А.В.Васильев), 1917 нең Февраль революциясеннән соң Вакытлы хөкүмәт (И.В.Годнев) эшендә актив катнашалар. Казан губернасы буенча барлык дүрт чакырылыш Дәүләт Думасына, шулай ук шәһәр думаларына һәм земство җыеннарына сайлаулар нәтиҗәләре либераль партияләр халыкның шактый зур өлеше (шул исәптән татарлар) арасында популяр булуын раслый. Казан либераллары матбугат органнары — «Волжско-Камская речь», «Вечернее эхо», «Казанский вечер», «Камско-Волжская речь», «Обновление» газеталарын, «Наш край» журналын чыгаралар.
XIX–XX йөзләр чигендә илдә Россия либерализмы йогынтысында аерым бер агым буларак, мөселман либерализмы формалаша, аның тамырлары ислам ислахчылыгына барып тоташа (к. Җәдитчелек, Мөселман ислахчылыгы), бу аның үзенчәлеген билгели. Мөселман либерализмының социаль нигезен Россиядәге мөселман халкының европалашкан «югары катлавы» тәшкил итә. Мөселман либерализмы вәкилләре Россия хөкүмәтенең милли кыерсыту сәясәтенә каршы чыга, гражданлык тигезлеге һәм иреге идеясен яклыйлар, хокукый дәүләт төзү һәм Россия халыкларының милли-мәдәни үзбилгеләнү мөмкинлегенә ышанып карыйлар. Мөселман либерализмы идеяләрен, башлыча, «Иттифакъ әл-мөслимин» сәяси партиясе чагылдыра (Й.Х.Акчура, И.Гаспринский, С.Ш.Алкин, С.Н.Максуди, Ә.Н.Максуди һ.б.). Октябрь революциясеннән соң либераль партияләр эшчәнлеге тыела, җитәкчеләре законнан тыш дип игълан ителә. Аларның күбесе чит илләргә китә. Казанда чыгарылган татар либераль басмалары — «Әхбар», «Казан мөхбире», «Йолдыз» газеталары.
1980 еллар ахырыннан кайбер либераль идеяләр һәм кыйммәтләр М.С.Горбачёвның һәм Б.Н.Ельцинның дәүләт сәясәтендә чагылыш таба. Хәзерге Россия либерализмының сәяси үзбилгеләнүе берничә этап уза, ул «Демократик Россия», «Выбор Росии», «Яблоко», «Уң көчләр берлеге» һ.б. берләшмәләр һәм партияләр эшчәнлеге белән бәйле (к. Татарстанда иҗтимагый-сәяси оешмалар һәм хәрәкәтләр).
Леонтович В.В. История либерализма в России, 1762–1914. М., 1995;
Секиринский С.С., Шелохаев В.В. Либерализм в России: Очерки истории (сер. XIX — нач. XX в.). М., 1995;
Шелохаев В.В.Либеральная модель переустройства России. М., 1996;
Фахрутдинов Р.Р. Татарский либерализм в конце XIX — начале XX века (очерки политической истории). К., 1998;
Ямаева Л.А. Мусульманский либерализм начала XX века как общественно-политическое движение. Уфа, 2002;
Айнутдинова Л.М. Либеральное движение в Казанской губернии (1900–1917 гг.). К., 2003.
Автор — Л.М.Айнетдинова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.