Эчтәлек

1873 елның июлендә Казанда ачыла.

Максаты: кыска вакытлы кредитлар биреп тору юлы белән төбәк сәнәгатен һәм сәүдәсен җанландыру һәм үстерү.

Казан сәүдәгәрләре А.С.Александров, Д.И.Вараксин, М.И.Попов, Л.Н. һәм Н.Н.Урванцовлар, Минзәләдән вакытлы сәүдәгәр М.А.Мешкичев, Мәскәүдән бертуган Елисеевлар һәм Санкт-Петербургтан Н.М.Полетаев башлангычында оештырыла. Татар сәүдәгәрләреннән С.М.Аитов, С.Галикәев, М.И.Үтәмишев һ.б. идарә әгъзасы булып торалар. А.С.Александров, М.И.Попов, Я.Д.Соколов, Я.Ф.Шамов идарә рәислегенә сайланалар. Банк акчалата керемнәр кабул итә; счётлар ача; вексельләр, кыйммәтле кәгазьләр, товарлар исәбен ала һәм алар белән сату итә; вексельләр, кыйммәтле кәгазьләр, товарлар һәм товар документлары исәбенә ссуда биреп тора. Мәкәрҗә ярминкәсендә вакытлы бүлекчә тота. Сәүдәгәрләр банкының төп капиталы — 1 млн, запас капиталы (даими) 335 мең сум тәшкил итә; гомуми капитал әйләнеше: 198228910 сум (1907), 245974756 сум (1914); сроклы кертемнәр: 1823754 сум (1907), 2460808 сум (1914); махсус счётлардагы әйләнеш 9179106 сум (1907), 14642736 (1914). 1913 елда Казан Сәүдәгәрләр банкы Россия сәүдәгәрләр банклары арасында капиталы һәм балансы буенча 6 нчы урынны (Мәскәү, Лодзь, Одесса, Самара һәм Ростов-Доннан соң) били. 1907–1914 елларда аның капитал әйләнеше Казан шәһәр җәмәгать банкының капитал әйләнешеннән 5 тапкырдан артыграк була.

1917 елның декабрендә национализацияләнә.

Әдәбият

Свердлова Л.М. На перекрёстке торговых путей. К., 1991.