Эчтәлек

Казан губернасында XVIII йөздән билгеле: 1718 елда сәүдәгәр Ходайголов Арча тирәсендә мануфактура ача.

Комач мануфактуралары, башлыча, читтән китерелгән чимал кулланып эшлиләр. Комач Казанда, Әстерхан, Оренбург шәһәрләрендә, Мәкәрҗә һәм Эрбет ярминкәләрендә һ.б. сатыла. Башлыча, татар сәүдәгәрләре С. һәм М. Хуҗасәетовларга (4 предприятие), И.Йосыповка (3), Н.Баязитовка (1), А.Бикбовка (1), И.Пчелинга (1) нисбәтле була. Иң зур предприятие — Яңа Кишет авылында, Н.Баязитовныкы (46 станок, җитештерүчәнлеге елына 48 мең аршын чамасы тукыма). Эшләүчеләре шулай ук татарлар була.

Әдәбият

Козлова К.И. Очерки этнический истории марийского народа. М., 1978;

История Казани. К., 1988. Кн. 1.