1886 елда җирне залогка салу хисабына крәстияннәрне озак вакытка ссудалар белән кредитлау өчен оештырыла.

Төп максаты 1861 елгы реформаны алга таба җәелдерү, крәстияннәрнең җирсезлеген һәм аз җирлелеген бетерү була. Эре җирбиләүчеләр һәм крәстияннәр арасында җир сату-сатып алу вакытында арадашчы ролен башкара.

Казан һәм Вятка губерналары территорияләрендә эшчәнлек алып бара.

1895 елның 27 ноябрендә кабул ителгән Устав банкка һәм аның бүлекләренә киләчәктә крәстияннәргә сату өчен үз капиталлары хисабына җир сатып алу хокукы бирә. 1906 ел 3 ноябрь Фәрманы белән җирне чикләүсез күләмдә сатып алу һәм әйләнешкә заклад кәгазьләре чыгару рөхсәт ителә. Казан бүлеге карамагында 684 мең дисәтинә җир була (1906). 1906–1915 елларда бүлек тарафыннан 49138 дисәтинә җир сатыла, аның арадашчылыгы аша крәстияннәр 110127 дисәтинә җир сатып алалар.

1917 елның декабрендә национализацияләнә.