Хәрби реформа уздыру барышында император Александр II нең 1874 ел 1 гыйнвар Фәрманы белән оештырыла. Хезмәткә чакыруның барышын күзәтү, чакырылучыларны барлау, шикаятьләрне карау, губерна буенча гомуми чакыру һәм өстәмә (чакырылудан читләшүчеләр яки хезмәттән вакытлыча калдырылганнар турындагы) исемлекләргә кертелгән затларның исәбе, хезмәткә кабул ителгәннәр хакындагы мәгълүматларны җибәрү, өяз һәм шәһәр хәрби хезмәт кабулханәләренең хисапларын тикшерү, чакырылуның башкарылуы турында гомуми хисап төзү белән шөгыльләнә. Кабулханә составына: губернатор (рәис), вице-губернатор, губерна дворяннар башлыгы, губерна земство идарәсе рәисе, округ мәхкәмәсе прокуроры һәм генерал керә. Чакырылучыларны барлау чорында кабулханә составы 3 штаб-офицер белән тулылана.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Хәрби хезмәт эшләре идарәсенә буйсына. Эчке эшләр халык комиссариатының 1918 ел 20 гыйнвар карары белән бетерелә һәм 1918 елның 12 апрелендә эшләүдән туктый.

Чыганаклар

Устав о воинской повинности. СПб., 1874.

Әдәбият

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 1996. Кн. 1.

Автор — Е.Б.Долгов