1898 елның 8 июнендә кабул ителгән Дәүләт кәсәбәчелек салымы турындагы нигезләмә белән оештырыла.

Казна палатасының һәм аның дәүләт кәсәбәчелек салымы кабулханәсенең карарларына карата белдерелгән шикаятьләрен карау өчен апелляция инстанциясе булып тора.

Кабулханә составына губернатор (рәис), вице-губернатор, казна палатасы һәм акциз җыемнары управляющийлары, округ мәхкәмәсе прокуроры, губерна земство идарәсе рәисе, шәһәр башлыгы һәм 2 эшмәкәр (земство җыены һәм Казан шәһәр думасы тарафыннан 4 елга сайлана) керә. Кабулханәнең утырышларын, зарурлыгына карап, губернатор билгели, эшләр күпчелек тавыш белән хәл ителә.

Финанс министрлыгының Сәүдә һәм мануфактуралар департаментына буйсына. РСФСР Халык комиссарлары Советының 1918 ел 1 ноябрь Декреты белән бетерелә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 3. СПб., 1901. Т. 18. № 15601.

Әдәбият

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 1996. Кн. 1.

Автор — Е.Б.Долгов